1 майда Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.
Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
“Курсабаш” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләренә тотындылар. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
25 апрель көнне Сүлә авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Артистларның якты һәм оста уйнавы, залның соклануын уятты.
Яз җитү белән Курсабаш авыл җирлегендә төбәк юлларының юл кырыйларын чүп-чардан чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Өмә барышында пакетлар, шешәләр һәм башка чүп-чар җыелды. Әйләнә — тирә мохиткә сакчыл караш-ул безнең уртак бурычыбыз һәм уңайлы тормыш нигезе. Без бит монда яшибез, бу район — Безнең йортыбыз! Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм матурлыкны саклыйк!
Курсабаш" ҖЧҖ командасы 2026 елгы хезмәт коллективларының ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионатында 1 нче урынны яулады. Бу авылда яшәүчеләрнең спорт активлыгының югары дәрәҗәдә булуын һәм җирле хакимиятнең халык арасында массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итүен күрсәтә. Волейбол уеннарны оештыру җиңеллеге аркасында популяр спорт төре булып тора. Ул яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга, команда рухын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.Шулай итеп, "Курсабаш" командасы волейбол уенын популярлаштыруда мөһим роль уйный.
Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле барышы иде.
"Курсабаш" командасы волейбол буенча Саба районы чемпионатында актив катнаша. Бу авылда яшәүчеләрнең спорт активлыгының югары дәрәҗәдә булуын һәм җирле хакимиятнең халык арасында массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итүен күрсәтә. Волейбол уеннарны оештыру җиңеллеге аркасында популяр спорт төре булып тора. Ул яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга, команда рухын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.Шулай итеп, "Курсабаш" командасы волейбол уенын популярлаштыруда мөһим роль уйный.
Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.