ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан барлык мәдәният йортларында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмнәр бик оешкан төстә алып барылды, балалар әти-әниләр белән берлектә уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

6 гыйнварда Курсабаш мәдәният йорты, Сүлә авыл клубы,Түбән Утар авылы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы бәйрәмендә кунаклар өчен яңа ел уеннары-конкурслар оештырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

4 гыйнварда Сүлә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Кыш бабайдан сюрпризлар"дигән яңа ел үткәрделәр.Яңа ел-әкият бәйрәме, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр.Без балаларга әкияти тамаша әзерләдек, анда хайваннар Яңа ел эзли иде. Аннары балаларга Кыш бабай, Кар Кызы һәм чыршы килде. Чын күңел ачу башланды. Әйлән-бәйлән йөрделәр, уйнадылар, ярыштылар. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм һәркемгә, балаларга да, ата-аналарга да ошады. Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан татлы призлар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм.Бу тылсымлы көн алдыннан 29 декабрьдә Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авылы,Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә Яңа ел бал-маскарады, " Яңа ел килә" лотереясы уйнатылды.Башта Курсабаш авыл җирлеге башлыгы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Аннары чын күңел ачу башланды. Кыш бабай белән Кар кызы, Ел символы куян барысына да шатлык китерде. Лотерея уйнату Яңа ел концерт номерлары, табышмаклар һәм мәзәкләр белән үрелеп барды, алар бәйрәм атмосферасына һәм лотереяның кызыклы җиңүенә әзерләнергә булышты.Барысы да канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Түбән Утар авылыннан Гаязовлар гаиләсе йорт биләмәләрен “Яңа ел” бәйрәме уңаеннан бик матур итеп бизәгәннәр. Бөтен җирдә утлар яна, кардан күп итеп сыннар ясалган, матур итеп чыршы бизәлгән. Тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “ 60 м йөгерү” буенча, 1 нче  һәм 3 нче урыннарны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы ,  ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча ярышларда 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм чишмәне тәртипкә китерү эшләре бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге окс
saby.tatarstan.ru

 « Курсабаш мәктәп-интернаты»  территориясен «Яңа ел» бәйрәменә бизәделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ҖЧҖ “Игенче” һәм “Курсабаш” хуҗалыклары ярдәме белән Курсабаш авыл җирлеге территориясен кардан чистарту даими башкарыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International