Курсабаш авыл жирлеге командасы пляж волейболы буенча уздырылучы район Чемпионатында актив катнашты.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Югары Утар авылының Мирная урамына таш түшәлде.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Чебоксарда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Россия Чемпионатында унышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!!!
30 июль көнне Сүлә авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, "Җәйнең җылы кичләре" дигән кичә үткәрдек. Экзюпери үз вакытында болай дип язган: «Дөньяда иң зур зиннәт - кешелек аралашуының зиннәте». Һәм әгәр сезне чәйгә, чәй эчүгә чакырсалар, димәк, бу сезне аралашуга, дусларча әңгәмәгә чакыруны аңлата. Кичке утырмага авыл халкы килде. Утырма авыл халкы милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларны һәм бәйрәмнәрне торгызу максатыннан оештырылды. Кичке утырмалар - безгә мирас буенча бирелә торган халык традицияләренең берсе. Кич күңелле җырлар белән дәвам итте. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Табын артында кешеләр рәхәтләнеп балачакларын искә төшерделәр, яшь чакта хезмәт көненнән соң утырмаларга килүләре турында сөйләделәр.
27 июльдә Сүлә авыл клубы балалар сәнгать үзешчәннәре әзерләвендә "Без талантлар" концерт программасы узды. Бу кичне залда дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы «Колобок»спектакленнән башланды. Алар уңай эмоцияләр диңгезен бүләк иттеләр.
Тамашачылар концерт программасының һәр номерын кайнар алкышлар белән сәламләделәр. Безнең актив кызлар алып барган концерт программасы бай һәм төрле иде, анда җырларга да, биюләргә дә, шаяртуларга да урын бар иде.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көндә үләннәрне чабу эше дәвам итә.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Югары Утар авылының Мирная урамына таш түшәү эшләре бара.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.