ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2023 ел
җомга

    2023 елның 9 июлендә Түбән Утар авыл клубында өлкәннәр өчен «Башваткыч» интерактив уен форматында кич утыру үткәрелде. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Әлеге уен кысаларында катнашучылар югарыда телгә алынган тематикага бәйле сүзләрне атадылар, шулай ук танылган авылдашларның исемнәре яңгырады. Һәр раундтан соң катнашучылар гаилә тормышы белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Өлкән буын гаилә тормышын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, чарада катнашучылар сәламәт мөнәсәбәтләр, гаилә иминлеге һәм гади кеше бәхете серләрен аңларга тырыштылар. Уен җанатарлар өчен  биюләр һәм конкурслар белән үрелеп барды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Мәскәүдә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Өч тапкыр сикерү” ярышында 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!!!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

11 июльдә Т.Утар авыл клубында "Триумф" цирк программасы узды. Фокусник, клоун, енот һәм питон балаларга һәм өлкәннәргә бәйрәм ясадылар. Тамашадан соң балалар сувенир-уенчыклар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

      8 июльдә  Т.Утар авыл клубында балалар белән "Әни һәрвакыт булсын" дигән чара  үтте. Аның барышында балалар үз хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклаштылар. "Бәхет" сүзенең эчтәлеген  ачыкладылар. Чара интерактив рәвештә үткәрелде. Һәркемнең үз фикерен әйтү мөмкинлеге бар иде, ләкин барысы да бер фикергә килделәр, бәхетнең төп өлеше - ул гаилә. Чараның иң югары ноктасы "Гаилә" темасына викторина булды. Аның барышында гаилә тормышының кыйммәтләре ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7 июль көнне Сүлә авыл клубы мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты узды, ул Курсабаш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе һәм Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә оештырылды.

Бу бәйрәмнең символы булып гади кыр чәчәге ромашка тора. Үзенең тыйнаклыгы белән ромашка кояшны һәм җәй уртасын символлаштыра. Ромашканың романтикларның чәчәге булуын да онытмаска кирәк. Русьта элек – электән ромашкаларда күрәзәлек иткәннәр, пышылдап: «Ярата-яратмый»дип пышылдаганнар. Ромашка күптәннән бәйрәмнең нечкә символына әверелде. Һәм бу очраклы түгел: кар ак яфраклары күңелгә үтеп керерлек чисталыкны һәм назны гәүдәләндерә, ә чәчәкнең сары уртасы кояшка охшаган, ул өй җылылыгы яктысын йөртә, аның яфракларын нык гаиләгә берләштерә. Шуңа күрә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең алыштыргысыз атрибуты булып тора.

Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рэхэтлэнеп кунелле ял иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2023 ел
җомга

7 июль көнне 19.00 сәгатьтә, Сүлә авылында «Авылымның айлы кичләре» дип аталган урам концерты узачак. Рәхим итегез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Сүлә авылының Татарстан урамына таш түшәлде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2023 ел
җомга

 Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә һәм Югары Утар авылларында юл төзелеше башланып китте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. чыгыш ясады. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International