ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2023 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Диска ату” буенча, 1 нче  һәм 2 нче урыннарны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән Саба муниципаль районының “Саба таңнары” баш мөхәррире: Исмәгыйлов Р.Г. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.

Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Арча районы Мөрәле авылыннан, Зиннәтуллин Илназ.

Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Түбән Утар авылы зираты агач чүпләреннән арындырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 июньдә Сүлә авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш авыл жирлеге башлыгы,авылдашлар белән берлектә Курсабаш һәм Сулэ авылларында Сабантуйга бирнэ  җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнэ җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истэлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Ә бәйрәмебезнең төп бизәге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.

Бу күңелле бәйрәм көнендә, 1 июньдә, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен бергәләп "һәрвакыт булсын кояш" бәйрәм программасын оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашу өчен истәлекле бүләкләр бар иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2023 ел
җомга

Сүлә авыл клубы жыр сөючеләр клуб формированиесенә йөрүче, үзешчән сәнгать артисты Мансурова Гулия  Тукай районы посёлок Новый бистәсендэ узган РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров исемендәге 1 нче Республика фестиваль-конкурсының финалында катнашты. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

24 нче май көнне Курсабаш мәктәбендә  соңгы кыңгырау чыңлады.   Чыгарылыш сыйныф укучыларына  имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!  

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2023 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлеге делегациясе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Җиңү көне”нә багышлап җиңел атлетика буенча үткәрелгән ярышта, 3 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International