ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

18 октябрьдә Сүлә авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының тарихи урыннары буенча "Туган ягыңны бел, сөй һәм өйрән"дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.. Маршрут Мингәр авылыннан, Шәүкәт Биктимеров музее һәм Сөембикә манарасы белән танышудан башланды. Аннан соң атаклы Сатыш мәдрәсәсе музеенда булдык, район авыллары һәм авыл мәчетләре белән таныштык. Шулай ук Саба районының туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Туган якны өйрәнү музее экспозициясендә кызыклы тарихи материал өстенлек итә, район территориясендә табылган археологик экспонатлар, иске көнкүреш әйберләре бар. Без барыбыз да рәхәтләнеп тыңладык һәм экспонатларны кызыксынып карадык. Барысы да безнең экскурсиядән бик шат калды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.Октябрь аенда, бу изге бәйрәм хөрмәтенә, Курсабаш мәдәният йортында  "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы чәй мәҗлесендә катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.7 октябрьдә  бу изге бәйрәм хөрмәтенә Сүлә авылы клубында "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы бәйрәм чәй мәҗлесендә катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авылында яшәүче Шәймиев Илшат Гали  улы һәм Шәймиева Мөслимә Гани кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Октябрь аенда Курсабаш мәмәният йортында"Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2022 ел
җомга

Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Сулә авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә грант акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Түбән Утар авылынын Муса Җәлил урамында 481 метр юл төзекләндерелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үзара салым акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Корсабаш авылында Төзүчеләр урамында 134 м, Түбән Отар авылында 72 м Муса Җәлил урамында, Югары Отар авылында 16 м Мирная урамында һәм Сүлә авылында 16 м Татарстан урамында юл төзекләндерелде. 2022 елда авыл җирлеге буенча төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 238 м тәшкил итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Халык көче белән Корсабаш авылы зиратында һәйкәлләр һәм килүчеләр өчен куркыныч тудырган иске үсентеләр һәм зур агачлар киселде.Рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында юл төзелеше.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International