ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

Җәйге каникуллар-балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм. Җәй башы, әмма, бу әле башы гына балалар каникуллары.

1 июнь-Балаларны яклау көне,  балалар турында кайгыртырга, нәни кешенең проблемаларына игътибарлырак итәргә өнди торган балачак бәйрәме. 1 июнь көнне,бәйрәм уңаеннан, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сүлә авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Тылсымлы ил-балачак"дип исемләнгән концерт номерлары белән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар янына кунакка клоун килде, ул балалар белән уеннар уйнады, табышмаклар әйтте, төрле конкурслар үткәрде.Уеннар, конкурслар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле балалар дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

28 май көнне Курсабаш мәдәният йортының тамаша залында бәйрәм рухы хөкем сөрде. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең "Күрешкәнче"дигән чыгарылыш кичәсе булды. Бу-бала тормышында чын-чынлап беренче җитди вакыйга.Шуңа күрә һәр ата-ана бу бәйрәмне онытылмаслык итәргә тырыша. Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре дә балаларны бу көн белән котларга килделәр.Клуб хезмәткәрләре төрле күңелле конкурслар, уеннар, эстафеталар үткәрделәр, анда балалар үзләренең зирәклекләрен, игътибар һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Чара бик күңелле, онытылмаслык булды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

27
май, 2022 ел
җомга

24 нче май көнне Курсабаш мәктәбендә  соңгы кыңгырау чыңлады.   Чыгарылыш сыйныф укучыларына  имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!  

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Пенсионерлар арасында йөзү буенча” ярышта 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре, "Урман утырту көне" акциясендә катнашып чыршылар утырттылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

13
май, 2022 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

8 май көнне Курсабаш авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

6 май көнне Сулэ авыл клубында "Саба чишмәләре ижат берләшмәсе" иҗат берләшмәсенең "Серле гармун телләре"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Концертта катнашучылар үз чыгышлары белән чарада катнашучыларның барысын да сөендерде. Залда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Концерт программасы бик күңелле һәм бай булды. Баянда башкарылган халык җырлары тамашачыларга бик ошады.Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

 Сулэ  авыл клубында тынычлык һәм хезмәт көненә багышланган "майский калейдоскоп" бәйрәме үткәрелде. Бүген бу бәйрәм уңаеннан без балалар белән буялган йомыркалар җыйдык.Балалар өчен бу зур бәйрәм.Аларның йөзләрендә елмаю һәм шатлык. Без өйдән-өйгә йөрдек, хор белән хуҗаларны бәйрәм белән котладык. Ә тегеләре, үз чиратларында, күчтәнәчләр таратып, безгә изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар «рәхмәт»сүзләре белән бик канәгать калдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2022 ел
якшәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Курсабаш авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International