ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2021 ел
җомга

9 декабрь көнне Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, Курсабаш мәктәбе белән берлектә, Ватан Геройларын искә алу көне уңаеннан чара үткәрделәр. Балалар белән Курсабаш авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин һәйкәленә чәчәкләр  куелды . Алар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә  авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбендә укучылар өчен "Яхшылык йолдызын кабыз" дип исемләнгән мини-концерт программасы үткәрделәр.Балалар безнең белән бергә күңел ачтылар, шатландылар.Алар өчен бүген бары тик яхшы сүзләр генә яңгырады. Алар янына әкият геройлары : убырлы карчык, эт, клоун килгән иде. Соңыннан балалар рәхәтләнеп биеделәр, тәм-томнар белән сыйландылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне – ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчыларын искә алу.  Бу көнне обелиск янында чәчәкләр салу акциясе узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

28 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йортында «Аналар көне»нә  багышланган "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты булып үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А. Р. котлавыннан башланды. Тамашачылар концерт башында ук күңелле бәйрәм кәефе алдылар. Залда утыручы барлык әниләр өчен күңелле җырлар, шаян биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Бәйрәм дәвамында залда җылылык һәм уңайлылык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Түбән Утар клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан,чәй табыны артында тематик кичә оештырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Матур, якты, бик матур көн-Әниләр Көне.Сүлә  авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе, Т. Утар авыл клубы хезмәткәрләре 28 ноябрь көне бу бәйрәмне Сүлә авыл клубында түгәрәк өстәл артында "Әни- якын кеше" дип исемләнгән концерт программасы белән билгеләп үттеләр. 

Әни өчен яхшы, җылы, ягымлы сүзләр күп булмый. Һәм барлык бу сүзләр дә бәхетле  ана булган хатын-кызлар өчен яңгырады. Котлау сүзләре Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевтан яңгырады. Сәхнәдән авыл клубы үзешчәннәре башкаруында шигырьләр, җырлар яңгырады. Концерт ихлас котлау сүзләре һәм барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек, барлык теләкләрнең тормышка ашуын һәм тыныч күк йөзе теләп тәмамланды.

Бик шәп бәйрәм булды, аңа беркем дә битараф калмады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

25 ноябрь көнне Сүлә авыл клубында балалар үз әниләрен "әнигә мәхәббәт белән" дип исемләнгән видео белән котладылар.Әни - иң якын, иң кадерле кеше. Әни иң яхшы сүзләргә, үз балаларының игътибарына һәм мәхәббәтенә лаек. Әниләр көне, безнең аны ничек яратуабыз, аның безнең өчен ничек кадерле булуы турында әйтер өчен яхшы мөмкинлек. Балалар үзләренең видеокотлауларында әниләргә багышланган җыр башкардылар. Видеоролик "Инстаграмм" интернет челтәрендә басылып чыгачак.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

21 ноябрь көнне Сүлә авыл клубында " Сак булыгыз! СПИД! Наркомания! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара "Игла"фильмын күрсәтү белән башланып китте.Әлеге сәгать барышында СПИДның куркынычлыгы, зарарлану юллары, үз тормышыңа һәм башка кешеләрнең тормышына сакчыл караш тәрбияләү турында сүз барды.Наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавын, ул еш кына үлем белән тәмамлана; наркоманиянең социаль явызлыгы җәмгыятькә китерә; провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр бар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

13 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында  Сулэ авыл клубы модире һәм Курсабаш китапханэсе,Курсабаш авыл мәдәният йорты хезмэткэрлэре  белән берлектә, "Тылсымлы илем"дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен барышында балалар игътибарына халык әкиятләре белән китаплар һәм "тылсымлы илдә"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балаларга яхшы таныш булган әкиятләрнең эчтәлеге, халык әкиятләре буенча интеллектуаль викторина, "әкиятне рәсемдә тап" дидактик уены, "иң яхшы әкият белгече"конкурсы үткәрелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2021 ел
җомга

13 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында "Мин чиста һаваны сайлыйм"дип исемләнгән тематик программа үткәрелде. Чара барышында катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында сөйләделәр, алар һәр кешегә күтәренке, матур һәм сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә. Алар, үз чиратларында, катнашучылар белән үзләренең "сәламәтлекләре" формулалары белән уртаклаштылар.Спорт күнегүләре ясадылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International