ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

17 октябрь көнне Сулэ авыл клубында "Икмәк кадере"дип исемләнгән тематик сәгать – «Икмәк көне» үткәрелде. Балаларга икмәк барлыкка килү тарихы, аның өстәлгэ килгэнче озак юл узуы турында сөйләделәр. Чара ахырында балаларны тәмле чәй, тәмле икмәк  әйберләре белән сыйладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

14 октябрь көнне Сүлә авыл клубында әвәләү буенча "Оста куллар-искиткеч эш ясыйлар"дигән мастер-класс үткәрелде.Әвәләү белән шөгыльләнү балаларга сәнгати тәрбия бирүнең бер формасы булып тора. Мәктәптә балага сабырлык, пөхтәлек, кул җитезлеген һәм күз үлчәменең төгәллеген үстерү, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килү өчен – әвәләү ярдәм итәчәк. Балалар тозлы камыр һәм пластилин белән бик мавыгып эшләделәр.Алар тозлы камырдан  Г.Тукай әкиятендәге "Су анасы" аппликациясен ясадылар.Тагын матур сыннар да ясадылар.Пластилиннан тузганаклар,көнбагыш ясадылар.Балаларга мастер-класс бик ошады,алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, барысына да бик күңелле булды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

10 октябрь көнне Сүлә авыл клубында «Табышмаклар чишмәсе-табигать " дигән экологик викторина үткәрелде.Викторина барышында балалар табигатьне саклауда кешенең нинди роль уйнавын белделәр. Алар актив рәвештә әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен билгеләделәр. Ахырда коры яфраклардан һәм миләшләрдән аппликация ясадылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре, "Урман утырту көне" акциясендә катнашып чыршылар утырттылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

1 -10 октябрь көннәрендә бөтен республикада Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шушы ункөнлек кысаларында Курсабаш авыл җирлегендә дә Өлкәннәребез хөрмәтенә чаралар оештырылды, бәйрәм табыннары әзерләнде. Өлкәннәргә азык-төлек пакетлары өләшенде, өйләренә барып җитәкчеләре котлады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

3 октябрь көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханә мөдире белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган "Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәмне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. ачып җибәрде.Ул өлкәннәребезне котлады,  һәрбарчасына исәнлек-саулык теләде.Чарада өлкәннәребез "Башваткыч" интеллектуаль уены уйнадылар.Уен өч турдан торды.Катнашучылар бик теләп уйнадылар, һәркем җавап бирде һәм баллар алды.Уен концерт номерлары белән үрелеп барды.Соңыннан һәр катнашучы истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

29 сентябрь көнне Сүлә авыл клубында «өстәл уеннары» көне үткәрелде.Өстәл уеннары- эрудицияне үстерергә, сүзлек запасын тулыландырырга, фикерләүне яхшыртырга , шулай ук  күңелле итеп ялларны үткәрергә яхшы ысул. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары ул -тере аралашу. Мондый уеннарның һәркайсы кызыклы вакыт, азарт, якты хисләр бүләк итә. Барлык катнашучылар да бик теләп нардо, шахмат, теннис уйнадылар, хәтта пазллар да җыйдылар.Вакытны бик күңелле үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

28 сентябрь көнне Сүлә авыл клубында "Эчкечелек-билгесезлеккә юл" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында алкогольнең зыяны, бигрәк тә үсмер чагында ( аның сәламәтлеген һәм шәхесен җимерү), аның үз-үзен тотышы, гаиләдә барлыкка килгән проблемалар һәм аны җимерү, матди кыенлыклар , эчүче кешенең җинаятьчелеге турында сораулар бирелде һәм җаваплар алынды. Әңгәмә ахырында катнашучылар ишеткәннәр турында үз фикерләрен әйттеләр һәм нәтиҗәләр ясадылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

16 сентябрь көнне Сулэ авыл клубында балалар белән "миләшле муенса" дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрелде.Балаларга миләш  хэм аны борынгы вакытта  ничек кулланганнары турында сойлэнелде.Балалар энэ белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструкция уттелэр. Хэм олкәннәр ярдәме белән муенса ясый башладылар, эш барышы буенча фикер алыштылар, аларны кемгә бүләк итәчәкләрен уйладылар. Чара ахырында балалар ясаган муенсаларына бик соенделэр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Балалар белән Туган авыл урамнары буйлап йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин. 12 сентябрь көнне Сулэ авыл клубы мөдире кунаклар һәм авыл халкы белән "минем илем, минем авылым" дип аталган сәяхәткә бардылар, кече Ватаныбыз белән танышу, авылыбызның матурлыгын күрү максатыннан тарихка сәяхәт кылдылар.Авыл кешесе безгә авыл тарихы турында сөйләде, кызыклы, күңелле хатирәләре белән уртаклашты.Безнең экскурсия тыл ветераны Хәсәнова Т.М. апанын кызыклы хикәяләре белән тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International