28 апрель көнне Сулә авыл клубы мөдире Чернобыль фаҗигасе көненә багышланган "Чернобыль тавышлары" дип исемләнгән тематик программа үткәрде. Программа барышында балалар Чернобыль АЭСының нәрсә икәнлеген, элек кешеләргә нинди файда китерүен, ә 1986 елның 26 апрелендә коточкыч һәлакәт булуын һәм кешеләргә нинди зыян килуен белделәр. Алар шулай ук ликвидаторларның батырлыгы турында да белделәр.Балалар хикәяне игътибар белән тыңладылар.
25 апрель көнне Сулә авыл клубында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Кузгалтмакчы булсан халык күңелләрен" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Габдулла Тукай-гади генэ шагыйрь тугел. Ул кыска гына, әмма тулы иҗади янып торган тормыш юлы үткән. Чара барышында балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр.Г.Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар.Балалар шигырьләр конкурсында актив катнаштылар һәм үз бүләкләрен алдылар.
Курсабаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләрен котлау оештырылды. Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов исеменнән бәйрәм бүләкләрен «Бетапром» оешмасы җитәкчесе А.М.Гарипов һәм авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. тапшырдылар.
24 апрель көнне Сулэ авыл клубында "Минем кечкенә дөньям"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Балаларга үз теләклэре белән рәсем ясарга тәкъдим ителде. Аларның иң яхшы һәм яраткан рәсеме. Балалар табигатьне, үз йортын ясадылар.Алар бик тырыштылар һәм аларнын барысы да килеп чыкты.
23 нче апрель көнне Сулэ авыл клубы мөдире 21 нче апрельдән күчерелгән "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" дигән социаль-гуманитар проектның икенче этабын тормышка ашыру буенча "ветеранга игътибар курсэтик"дигән чара үткәрде. Без балалар белән тыл ветераны янында булдык, ул безне һәрвакыт соенеп каршы ала. Без ана территория җыештыруда ярдәм күрсәттек. Сугыш турында хикәяләр тыңладык. Балалар hэрвакыт барган саен ул вакытлар турында кубрэк мэглумат белеп кайталар.
16 апрель көнне Сулэ авыл клубында "яраткан көйләр ритмында"дигән конкурс программасы үткәрелде. Конкурс барышында катнашучылар көйләрне генә түгел, җыр текстларын да белүдә көч сынашты. Шулай ук катнашучыларга башта җырны, э аннан соң аның башкаручысын да әйтергә кирәк иде.Беренче ноталардан көйләрне укып, катнашучылар үзләренең заманча хитларын да, шулай ук узган елларның популяр көйләрен дә яхшы белүләрен исбатладылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.04.2001 ел, №707-р боерыгы нигезендә, 24 апрель көнне, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында, Курсабаш авыл җирлеге территориясендә агачлар утыртылды. хештег #хәтербакчасы
Узган атнада хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында “Курсабаш” җәмгыятендә тармакның 2 айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Сөйләшү барышында башлыча сыерларны һәм таналарны вакытында аталандыру, терлек азыгының сыйфаты мәсьәләләре анализланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышыннан күренгәнчә, 2021 елның ике аенда сыерлардан 1594 бозау алынган, шуның 754е февральгә туры килә. Таналар барысы 657 баш яшь бикәч биргән. Көтүне яңартуда үрнәк күрсәтүче “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында 1 мартка 84 тана бозаулатканнар. Аларны уртача 12 айда ясалма орлыкландырганнар. Бу – хуҗалыклар арасында иң яхшы күрсәткеч. Киңәшмә башланганчы “Шахтер” хуҗалыгыннан (Әтнә районы) төшерелгән фильмда күрсәтелгәнчә, таналарны беренче тапкыр нәкъ менә 12 айдан соң, ул әлеге токымдагы зур малның 60-70 проценты күләмендә авырлык җыйгач симертү отышлы. Моны крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин да раслады. “Ун айда 13 тана капланды , шуның 6сы кабат орлыкландырылды, 11 айдан каплатылган 61нең 13е яңадан орлыкландырылды. Барлыгы каплатылган 178 тананың 48сенә циклны кабатларга туры килде. Нәтиҗәдә орлыкландыру өчен 10 ай иртәрәк дигән фикергә килдек. Иң яхшысы 11-13 ай дигән уйда торабыз”,– диде ул. Шуңа да карамастан, “Кибәче” бригадасында, “Курсабаш”, “Әхмәтов” хуҗалыкларында таналарны 17,4-16,7 айдан соң гына орлыкландырганнар. “Таблицага игътибар итегез, “Шахтер” җәмгыятенеке белән чагыштырыгыз. Саннарны һәр хуҗалыкныкын ай саен чыгарып барачакбыз. Арагызда 12 айда мал ныгымый әле ул, дигән карашта торучылар бар. Андый фикердән арынырга вакыт”,– дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин.
Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Сатыш авыл жирлеге кышкы спартакиадасында» беренче урынны яулады. Котлыйбыз!