ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2021 ел
шимбә

20 февраль көнне Сулэ авыл клубы мөдире, Курсабаш авыл мәдәният йорты мөдире,Тубэн Утар авыл клубы мөдире һәм үзешчән артистлар белән берлектә Пүкәл авыл клубында "Юлыбыз сезнең якка"дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар.Концертны күңелле программа белән ачтык.Программа барышында без күңелле скетчлар белән чыгыш ясадык. Баянда күңелле,матур җырлар яңгырады, шулай ук тамашачыларны матур биюләр белән сөендерделәр.Залда бик җылы кабул итү булды, артистларны алкышлар белән каршы алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2021 ел
җомга

Саба районының авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Курсабаш һәм Югары Утар авылларында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

 14 февраль көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, Изге вәли көненә багышланган "Мәхәббәткэ чикләр юк" дип исемләнгән күңел ачу программасы, яшьләр өчен кичә үткәрделәр. Чара башында мөдир кызыклы итеп Изге Вәли Көне тарихы турында сөйләде. Катнашучылар бу көнне төрле илләрдә ничек бәйрәм итүләрен, гашыйкларның бер-берсенә нәрсә бүләк итүләрен, мәхәббәт хакына бөек кешеләрнең гамәлләре турында белделәр. Дәвам итеп без "мин сиңа Йолдыз бүләк итәм","без - бер бөтен", "Комплимент" кебек конкурслар уздырдык. Гомумән алганда, чара дустанә атмосферада, тулы уңай бәйрәм хисләре белән узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2021 ел
җомга

«11» февраль  көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм  «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2. Полиция участок вәкиле чыгышы. 

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы участок инспекторы чыгышы.

5. Саба муниципаль районы «Ветлаборатория” мөдире  М.В. Шәфиковның йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Эзмә авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевның 2020 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты һәм 2021 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре

9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

   Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

6 февраль көнне Курсабаш мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2020  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2021 ел
шимбә

Курсабаш авыл җирлегендәге җирле әһәмияттәге юллар даими рәвештә кардан чистартылып тора.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районының авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Югары Утар авылында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

31 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубы мөдире балалар белән "Изге благоверный князь А. Невский" дигән темага әңгәмә үткәрде.
Чара барышында балалар Александр Невский исемле шәхес белән таныштылар. Аның балачагы нинди булган, әтисе аны ничек князьлеккә һәм булачак хәрби батырлыкларга әзерләгән, шулай ук балалар Александр Невскийның бөек полководец һәм дәүләт эшлеклесе булуын, аның 1240 елгы Невск сугышында һәм 1242 елгы боз ярышында җиңүе турында белделәр.
Балалар аның Князь буларак эшчәнлеге турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Безнең халыкка килгән барлык корбаннар, сугыш чорының авырлыклары һәм мәхрүм итүләре, фронттагы һәм тылдагы батырлыклар турында онытырга хакыбыз юк. Яңа 21 гасырда да , әби-бабаларыбызның ничек түзүләре турында белергә һәм истә тотарга кирәк. 1944 елның 27 гыйнварында. Ленинград шәһәре блокадага алына. Ленинград блокадасы-ул кешене тынгысыз сынавы, кешелеклелек, дәрәҗә, якыннарга мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм йөрәклелек. Бу сынаулар көн саен, куркыныч иде, чөнки ачлыкны күз алдына да китереп булмый, аны кичермичә. 25 гыйнвар көнне тарихи датага багышлап, Курсабаш авыл китапханәсендә «Хәтер кайда, анда күз яшьләре»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде: ачлык, салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында, совет солдатларының Ленинградны яклау һәм саклау турында.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 27 гыйнвар көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән "Халыкара туган тел көне" дигән темага әңгәмә үткәрде. Аның максаты-балаларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү торды. Балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бүген дөньяда күпме тел барлыгын белделәр, бүгенге көндә нинди телләр югалу куркынычы астында һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чара ахырында мөдир балаларга туган телне сакларга һәм аны чүпләмәскә дип телэк теләде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International