Курсабаш авылының Совет урамы юлында ремонт эшләре алып барылды. Бу эшләрнең максаты: юлда барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерү .
Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелды. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге Советы шушы изге эшкә үз өлешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
Түбән Утар авылында авыл халкы өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.
Саба муниципаль районының Сүлә авылында күперләр ремонты дәвам итә. Ремонтны, «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» ҖЧҖ алып бара.
Саба муниципаль районының Югары Утар авылында күпер төзелеше бара. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» ҖЧҖ алып бара.
Курсабаш авыл җирлегеннән чыккан Бәшәров Фәннүр Шәйдулла улы , “Ветераннар арасында үткәрелүче җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының ачык җәйге чемпионатында” “Ядрә этү” буенча 1 нче урынны яулады.
1 нче сентябрь көнне Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә "Белем көне"нә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 2 укучы керде.
«7» сентябрь көнне Курсабаш мәдәният йортында Курсабаш авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Минниханов һәм төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан кергән сорауларга җавап бирелде.
Курсабаш авылында 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды. Мемориал янына бабалары туган җиребезне яклаган яшьләр җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруга төп өлешләрен керттеләр. Геройлар истәлеге мәңгелек булсын!
Курсабаш авыл җирлегендә Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыенда авыл җирлеге башлыгының 2019 елга булган отчеты һәм 2020 елга булачак планнары турында сөйләнелде. Шулай ук җыелышта полиция, янгын куркынычсызлыгы, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре чыгыш ясады.