ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегендә өмә барышында җирлектә урнашкан оешма һәм учреждения тирәләре җыештырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2024 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Курсабаш авыл җирлегендә тыл һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, хатыннарын котладылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы һәм “Почта России” Саба бүлекчәсе җитәкчесе Заһидуллин Рафил Рафаил улы Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “КУРСАБАШ” җәмгыяте эшчеләре алдында концерт номерлары белән чыгыш ясап, йола үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

«Җирлек турында- халыкка» тапшыруының кунагы булып- Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамиль улы Гыймадиев халыкка җирлекнен яшәеше турында сөйләде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Апрель аенда Курсабаш авылы халкы булышлыгы белән авыл уртасыннан агучы инеш чүптән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Курсабаш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

«Курсабаш» җәмгыятендә техник карау уздырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” милли бәйрәме оештырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

29
март, 2024 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Иркутскта узган ветераннар арасында үткәрелүче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында 3 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Курсабаш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International