Сүлә авыл клубында бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, хөрмәтле - Өлкәннәребезгә багышланды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар төрле темаларга аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, гармун һәм тальян көйләренә халык җырларын башкардылар.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
30 сентябрь көнне Сүлә авыл клубында, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясенә берләшү көненә багышланган «Бер ил, бер гаилә, бер Россия!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Алып баручы балаларга Россиянең 30 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле датасы тарихы һәм яңа территорияләрнең статусы турында сөйләде. Аннары без Россия флаглары белән, бәйрәм хөрмәтенә тематик сәгатьне, велосипедта йөрү бн дәвам иттек.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Курсабаш мәдәният йортында сәнгать үзешчәннәре әзерләвенедә концерт программасы узды. Бу кичне залда дуслык атмосферасы хөкем сөрде.Алар уңай эмоцияләр диңгезен бүләк иттеләр.
Тамашачылар концерт программасының һәр номерын кайнар алкышлар белән сәламләделәр.
1 сентябрь көнне ДБОУ "Курсабаш мәктәп-интернатында " «Белем көненә» багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 3 укучы керде.
26 август көнне Өчиле авылында спонсорлык ярдәменә төзекләндерелгән чишмә ачылды.
9 август конне, элеккеге совет чорындагы кебек, Сүлә авыл клубы, Курсабаш мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханә хезмәткәрләре агитбригаданың иҗади коллективы белән берлектә кыр станында "Икмәкчеләргә һәм механизаторларга дан" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш оештырдылар. Урак өсте вакытында агитбригада механизаторлар алдында бай концерт программасы белән чыгыш ясарга тырышты, чөнки һәр сәгать кадерле, шуңа күрә бәйрәм озакка сузылмады. Шулай да җыелган урып-җыю хезмәтчәннәренә һәрнәрсәдән уңай энергия, күтәренкелек һәм хезмәт казанышлары алу өчен бу да җитәрлек була.Шулай ук игенчеләргә, аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады һәм аларга ныклы сәламәтлек, мул уңыш һәм нәтиҗәле эш вакытында яхшы һава торышы теләп, саубуллаштылар.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкарды.