ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытыр, чәчәкләр тарату, наз белән бизәлгән.7 март көнне Сүлә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яз бәйрәме" уздырылды.Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р.Гыймадиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Аннары бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Өстәл артында тәмле чәй эчтеләр, гармун астында җырлар җырладылар. Шаярдылар, сөйләштеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Утар авылында Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары, Иләбәр, Сәрдә, Түбән Симет авыл клублары белгечләре һәм сәнгать үзешчәнләре катнашында концерт программасы.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

26 нчы февраль конне Курсабаш авылында, авыл җирлеге ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир уздырылды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлеге командасы, Лесхозда узган чаңгы ярышларында актив катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

24 февраль көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авылы  клубы, Курсабаш  китапханә мөдире һәм үзешчән сәнгать катнашучылары белән берлектә Н. Гаетбайның "Ничек кыяугэ чыгарга"пьесасы куелды. Кызыклы сюжетлар белән тулы Спектакль тамашачыларны үзешчән сәнгать актерларының матур уены белән сөендерде. Тамашачылар алкышларга саран булмады . Спектакльдән соң кешеләр спектакльне караудан килгән ләззәтләре өчен катнашучыларны рэхмэтлэделэр, аларга сокландылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен 23 февральдә Россиядә һәм башка илләрдә мөһим халыкара бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ул Ватанга хезмәт итүчеләргә яки хезмәт итүчеләргә багышланган. Ел саен төрле шәһәрләрдә бу бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә.Бу бәйрәм уңаеннан 22 февраль көнне Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә "Солдат һәрвакыт солдат"дигән бәйрәм программасы үткәрелде.Ир-атлар адресына бәйрәм белән котлаулар, иң изге теләкләр һәм концерт номерлары яңгырады. Үзешчән сәнгать артистлары аларга үзләренең җырларын, биюләрен бүләк итте

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

19 февральдә Сулэ авыл клубында "Уйныйбыз бильярд"дип аталган бильярд  буенча турнирга эзерлек уены булды.Бильярд уены җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә 1,2 һәм 3 урыннарда җиңүчеләр билгеле булды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2023 ел
җомга

«9» февраль  көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2. Полиция участок вәкиле Хабибуллин Ф.Ф. чыгышы. 

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы учасковые чыгышы.

5. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

6. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевнын 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

7. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре .

 Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов чыгышы белән йомгак ясалды.  Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

   Халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

9 февраль көнне  хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында “Курсабаш” җәмгыятендә тармактагы айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Сөйләшү барышында башлыча сыерларны һәм таналарны вакытында каплату, терлек азыгының сыйфаты мәсьәләләре анализланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 февраль көнне Курсабаш мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2022  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2023 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International