«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Курсабаш интернат – мәктәбенең» кар сыннары 2023 елга - Россиядә "педагог һәм остаз елы" һәм Татарстан Республикасында "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" на багышлана.
3 декабрьдә Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәренең Олы Нырты мәдәният йортында "Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дип исемләнгән күчмә концерт булды... Элеге концертны Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән. Концертта катнашучылар яхшы кәеф рецепты һәм бәйрәм атмосферасы тудыру осталыгы белән уртаклаштылар, үзләренең җырлары, биюләре, сәхнәләштерүләре белән концертка килуче халыкны һәм кунакларны сөендерделәр. Тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барысын да бик җылы каршы алдылар һәм концертның эчтәлекле һәм төрле программасын бәяләделәр, ә алар, үз чиратында, чын бәйрәм ясарга тырыштылар, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.
25 ноябрьдә Сулэ авыл клубында Сэрдэ авыл клубы узешчэннэре эзерлэгэн "Эниемнен серле кузлере"дип аталган концерт программасы узды.Программаны алып баручы барлык тамашачыны сәламләудэн башлады, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйтте. Программа төрле номерлар белән баетылган иде, үзешчәннәр башкаруында дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Алар залда яхшы теләк һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Чара ахырында тамашачылар артистларга матур программа, җылы каршы алулары һәм бүләк ителгән яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.
5 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы клубы, Курсабаш китапханәсе, Тубән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, "Бердәмлектә көч" концерт программасы белән Арча районының Курса авылына бардылар.Күчмә концертлар һәрвакыт кызыклы: бу күрше авылларда яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә, шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә. Ерак авылларда яшәүчеләрнең концерт һәм бәйрәмнәргә килүе һәрчак та булмый бит. Шуңа күрә кунакларны үз клубларында кабул итүлэре һәрвакыт бик җылы була. Концертта шигырьләр, җыр-биюләр, матур биюләр яңгырады. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт программасы дусларча очрашуны хәтерләтте.
Көзге көннәр алдыннанКурсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Арча районының Урта Курса авылына концерт программасы белэн чыктылар.Караңгы, янгырлы кон булуына карамастан, тамашачылар түземсезлек белән көтеп алдылар, ә артистлар өметне өздермәделәр.
18 октябрьдә Сүлә авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының тарихи урыннары буенча "Туган ягыңны бел, сөй һәм өйрән"дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.. Маршрут Мингәр авылыннан, Шәүкәт Биктимеров музее һәм Сөембикә манарасы белән танышудан башланды. Аннан соң атаклы Сатыш мәдрәсәсе музеенда булдык, район авыллары һәм авыл мәчетләре белән таныштык. Шулай ук Саба районының туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Туган якны өйрәнү музее экспозициясендә кызыклы тарихи материал өстенлек итә, район территориясендә табылган археологик экспонатлар, иске көнкүреш әйберләре бар. Без барыбыз да рәхәтләнеп тыңладык һәм экспонатларны кызыксынып карадык. Барысы да безнең экскурсиядән бик шат калды.
Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.Октябрь аенда, бу изге бәйрәм хөрмәтенә, Курсабаш мәдәният йортында "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы чәй мәҗлесендә катнашты.
Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.7 октябрьдә бу изге бәйрәм хөрмәтенә Сүлә авылы клубында "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы бәйрәм чәй мәҗлесендә катнашты.
Курсабаш авылында яшәүче Шәймиев Илшат Гали улы һәм Шәймиева Мөслимә Гани кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.
Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Октябрь аенда Курсабаш мәмәният йортында"Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.