ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Сулә авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә грант акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Түбән Утар авылынын Муса Җәлил урамында 481 метр юл төзекләндерелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үзара салым акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Корсабаш авылында Төзүчеләр урамында 134 м, Түбән Отар авылында 72 м Муса Җәлил урамында, Югары Отар авылында 16 м Мирная урамында һәм Сүлә авылында 16 м Татарстан урамында юл төзекләндерелде. 2022 елда авыл җирлеге буенча төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 238 м тәшкил итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Халык көче белән Корсабаш авылы зиратында һәйкәлләр һәм килүчеләр өчен куркыныч тудырган иске үсентеләр һәм зур агачлар киселде.Рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында юл төзелеше.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы «Татарстан Республикасында Спорт йөзүенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм спорт чараларында» беренче урынны алды.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Курсабаш авыл җирлегендә үзара салым чаралары хисабына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 сентябрь көнне Т. Утар авыл клубы Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә ,Т.Утар авылында " җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша "проекты кысаларында" Авылымның айлы кичләре "дип исемләнгән кичә уздырдылар. Авыл халкы, кунаклары" Йозек салыш", "Түбәтәй", "Башмакчы" һ.б. халык уеннарында актив катнашты. Уеннар жыр,биюлэр белэн урелеп барды. Кичэ күңелле һәм һәркем өчен чын бәйрәм булды. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы «Ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Казан шәһәренең ачык җәйге чемпионатында»уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

31 август конне Курсабаш авылында, авыл җирлеге ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир уздырылды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International