ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Кыш-уеннар өчен бик әйбәт чор.2 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубы мөдире балалар белән "Кышкы капка төбендә - уенлы әйлән-бәйлән" дип аталган уен программасын үткәрде.Без балалар белән тауда шудык, күңел ачтык, кар атышып уйнадык. Кыш көне саф һавада хәрәкәтчән уеннар балаларга зур шатлык  һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерәләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа ел-балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә иң көтеп алынган һәм якты бәйрәм. 30 декабрь көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе, Түбән Утар авыл клубы белгечләре белән берлектә "Кыш бабайның тылсымлы сүзе"дип исемләнгән бал - маскарад үткәрелде.Үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга үзенең матур концерт программасын бүләк итте. Шатлыкка Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ел символы - Юлбарыс килгән иде. Алар барлык кунакларны Яңа ел белән котладылар, кызыклы, күңелле уеннар үткәрделәр. Безнең бәйрәм Яңа ел лотереясы белән тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Һәр бала өчен Яңа Ел-елның иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәме. Балаларга барысы да кызыклы-чыршы бизәге, бүләкләр, Яңа ел төненең серләре һәм могҗизалары. Сүлә авыл клубында балалар белән "Кыш бабайда кунакта"дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрелде.Балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызы көтте.Алар бергә зур теләк һәм тырышлык белән чыршы уенчыклары ясадылар. Үз куллары белән ясалган чыршы уенчыклары балаларга үзенчәлекле бәйрәм атмосферасы тудырды. Ясалган уенчыклар белән безнең чыршыны бизәделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2021 ел
җомга

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмасферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, Курсабаш авыл җирлеге территориясендә әзерлек эшләре  дәвам итә. Җирлектә урнашкан һәр оешма үз территориясен һәм бистә үзәген бизү эшендә бик актив катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

18 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш китапханэсе белэн берлектэ, "фән серләрне ача" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Яшь китап укучылар төрле фәннәр буенча сәяхәткә киттеләр: фәннең нәрсә икәнен, аның ни өчен кирәк булуын, аны кайда куллануларын, ничек куллануларын һәм кем шундый галимнәрне белделәр. Балалар Россиянең төрле вакытта яшәгән һәм дөнья фәне тарихында иң зур вакыйгалар булган бөтенләй охшаш булмаган белем өлкәләрендә ачыш ясаган бөек галимнәренең исемнәре белән таныштылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2021 ел
җомга

9 декабрь көнне Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, Курсабаш мәктәбе белән берлектә, Ватан Геройларын искә алу көне уңаеннан чара үткәрделәр. Балалар белән Курсабаш авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин һәйкәленә чәчәкләр  куелды . Алар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә  авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбендә укучылар өчен "Яхшылык йолдызын кабыз" дип исемләнгән мини-концерт программасы үткәрделәр.Балалар безнең белән бергә күңел ачтылар, шатландылар.Алар өчен бүген бары тик яхшы сүзләр генә яңгырады. Алар янына әкият геройлары : убырлы карчык, эт, клоун килгән иде. Соңыннан балалар рәхәтләнеп биеделәр, тәм-томнар белән сыйландылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне – ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчыларын искә алу.  Бу көнне обелиск янында чәчәкләр салу акциясе узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

28 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йортында «Аналар көне»нә  багышланган "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты булып үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А. Р. котлавыннан башланды. Тамашачылар концерт башында ук күңелле бәйрәм кәефе алдылар. Залда утыручы барлык әниләр өчен күңелле җырлар, шаян биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Бәйрәм дәвамында залда җылылык һәм уңайлылык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Түбән Утар клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан,чәй табыны артында тематик кичә оештырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International