ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы көне" алдыннан, Сулэ авыл клубында "Минем туган шәһәрем"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар бик теләп, патриотизм хисе белән үз рәсемнәрендә Татарстан әләмен ясадылар,тослэрне атадылар һәм аларның нәрсә анлатканын  эйттелэр.Шулай ук алар"татарстан - минем туган ягым" викторинасы сорауларына җавап бирделәр .Соңыннан балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

25 август көнне Сулэ авыл клубында "хэзинэне тап"  дигән квест-уен үткәрелде.Квест-уен-күңел ачу һәм уен программасының яңа формасы, аның ярдәмендә балалар уңай эмоцияләр дөньясына чумалар һәм мавыктыргыч эшчәнлеккә актив кушылалар.Уен барышында балалар актив рәвештә станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр,  "хэзинэне "табу өчен бурычлар чиштеләр. Балалар җитезлек, чыдамлык, зирәклек күрсәттеләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Пенсионерлар арасында йөзү буенча” 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

27
август, 2021 ел
җомга

19 август көнне Сулэ авыл клубында "Күңелле ноткалар"исемле конкурс программасы үткәрелде.Программа барышында без балалар белән нота-станцияләр буйлап сәяхәткә киттек. Бер станциядә без беренче ноталардан,мультфильмнардан җырлар, ә икенчесендә бию музыкаларын танып белдек. Шулай ук сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр, ишетүгә нинди музыка коралы яңгыравын билгеләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

17 август көнне Сулэ авыл клубында "Кояш-сәламәтлек"дигән күңел ачу программасы үткәрелде.Сәламәтлек - ул иң мөһим байлык, аны сакларга кирәк.Без сәламәтлегебезне физик культура ярдәмендә ныгытабыз. Бу көнне без балалар белән күңелле һәм тату итепфутбол уйнадык. Уен белән беррәттән, балалар үзләре өчен сиздермичә генә туп белән идарә итүнең төп алымнарын күрсәтәләр, җитезлекне үстерәләр. Ә иң мөһиме-дустанә мөнәсәбәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну күрсәтәләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2021 ел
дүшәмбе

15 августта Курсабаш авыл җирлегендә "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны мобиль кабул итүе уздырылды. Җирлек гражданнары Дәүләт Думасы депутатларына үзләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

15 август көнне Сүлә авыл клубында "Урманда табышмаклар - һәр адым саен" дигән викторина үткәрелде.Викторина барышында мөдир Җир планетасы турында сөйләде, табигатьне, һәр агачны, куакны, елгаларны һәм кырларны сакларга кирәклеген аңлатты. Чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска, ояларны туздырмаска чакырды. Планетабызның киләчәге, туган җиребезнең киләчәге һәрберебезгә бәйле.Балалар үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Кошлар һәм балыклар турында табышмаклар чиштеләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Ватанга мәхәббәт туган якка, җиргә, авылга, әйләнә-тирә кешеләргә, табигатькә мәхәббәт белән башлана. 11 август көнне Сулино авыл клубында, балаларда әхлакый - патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, "Туган авыл урамнары буйлап"дип исемләнгән велоэкскурсия үткәрелде.Без бары бардык, наслаждаясь матурлыгын табигать. Без көн саен табигатьнең ничек үзгәрүен күрәбез. Без авыл урамнары буйлап уздык, авыл тарихы, анда кайчандыр бик күп кешеләр яшәве турында сөйләдек. Фермалар бар иде. Балалар мондый экскурсиядән бик канәгать калдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

18
август, 2021 ел
чәршәмбе

8 август көнне Иштуган авыл мәдәният йортында Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәре, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Сулэ авыл клубы мөдире, Түбән Отар авыл клубы мөдире тарафыннан оештырылган " Күңелле ял итәбез!" дип аталган балаларнын концерт программалары булып утте. Программада җәй турында искиткеч җырлар, күңелле һәм дәртле биюләр, дөнья һәм бәхетле балачак турында күңелле шигырьләр яңгырады. Барлык артистлар да үз чыгышлары белән тамашачыларга бик күп тәэсирләр бүләк иттеләр һәм бәхет, күңеллелек һәм игелек атмосферасы тудырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7 август көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә"кичке утырулар"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Кичке утырулар - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе. Чара кунаклары кич белән клуб янында күңелле ачып, рэхэтлэнеп аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Утырмада халык уеннары уйнадылар, шаярдылар, биеделәр, җырлар җырладылар.Кунаклар баян астында халык җырларын башкардылар.Учакта коймак пеште, ә самавырда үләннәрдән хуш исле чәй кайнады.Утырмалар чын-чынлап җылы һәм өйдәгечэ булып чыкты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International