ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

6 август көнне Сулэ авыл клубында "дуслык-ул эш түгел" дигән уен программасы үткәрелде.Дуслык - ул кеше арасындагы иң яхшы әхлакый хис,хәм кешенен уртак мәнфәгатьләренэ һәм мавыгуларына, шулай ук үзара иялэшугэ таяна. Дуслык турында китаплар язылган, җырлар тупланган, нәфис фильмнар төшерелгән. Программа барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар. Бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 август көнне Сөләй авыл клубында"Китап белән сәяхәт ит" дип исемләнгән экологик пикник үткәрелде, кырмыскалар ничек яшәгәнен белү, урман халкын күрү, үсемлекләр, хайваннар, кошлар һәм балыклар, бөҗәкләр турында яхшы китап ачу һәм аларның тормышы турында уку. Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, сорауларга җавап бирделәр. Әйбәт йөрдек.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

30 июльдә планета халкы «Халыкара дуслык көне»н билгеләп үтә.Бу көн уңаеннан 30 июль көнне Сулэ авыл клубында "дустын булмаса-эзлә, ә тапкач сакла" дип исемләнгән конкурс - уен программасы үткәрелде.Бу көнне без балалар белән балык тотарга киттек. Катнашучылар балык тоту буенча ярыштылар, балыклар турында табышмаклар чиштеләр.Балык тоту вакытында балалар үзләре дә балык тотарга өйрәнде.Тотылган балыкларны без шунда ук аларга зыян китермичә җибәрдек. Алардан чын балыкчылар килеп чыкты.Соңыннан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

27 июль көнне Сулэ авыл клубында "этикетта кунакта"исемле тематик уен программасы үткәрелде. Әлеге программада без балалар белән этикет иленә сәяхәткә киттек, анда без кешеләрнең җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы турында сөйләштек. Программа башында балаларга сораулар белән битлэр таратылды. Соңыннан алар сорауларга җавап бирделәр. Әдәплелек һәм матур манералар кагыйдәләре белән таныштылар, җәмгыятьтә һәм өйдә үз-үзеңне дөрес тоту гадәтен булдырдылар. «Этикет» төшенчәсен үз эченә нэрсэлэр алуы, аның озак вакыт дәвамында ничек үсүе турында сөйләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2021 ел
шимбә

23 июль көнне Курсабаш авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау уздырылды

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан мәчетләрдә  Корбан бәйрәме үтте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Утар авылында электр белән тәэмин итү системасын модернизацияләү буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июль, 2021 ел
җомга

22 июль көнне Сулэ авыл клубында "Канатлы Салават күпере"исемле уен программасы үткәрелде. Бу программаны без рәсем конкурсы рәвешендә үткәрдек. Балалар үз рәсемнәрендә җәйге матурлыкны тапшырдылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, индивидуаль килеп чыкты. Конкурста катнашучылар җәйге кәефне күтәрергә тырыштылар. Балалар үз фантазияләрен күрсәтә һәм биремгә иҗади якын килә алдылар. Рәсемнәр якты, ә иң мөһиме игелекле булып килеп чыкты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

21 июль көнне Сулэ авыл клубында Халыкара шахмат көненә багышланган "шахмат тактасы буйлап сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде. Программа башында балалар уен кагыйдәләре белән таныштылар, аннары алар зур кызыксынучанлык белэн шахмат уйный башладылар. Уен барышында балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм чит уңышсызлыкларга  борчылдылар. Җиңүчеләр үзләренең шатлыклы хис-тойгыларын яшермәде. Өлкәннәр ярдәме белән бик матур уен барлыкка килде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2021 ел
җомга

15 июль көнне Сулэ авыл клубында "могҗизалы җәй" дип исемләнгән конкурс-уен программасы булып узды, анда без кызлар белән кыр чәчәкләреннән тэкыя ясадык. Ә малайлар безгә чәчәкләр җыярга булыштылар. Бу бәйге Туган табигатькә, чәчәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, чәчәк тэкыяларын үрү процессында матурлык хисен чагылдыру максаты белән оештырылды. Башта мөдир чәчәкләрдән тэкыялар ясарга мөмкин булуы турында мастер-класс күрсәтте. Тэкыялар гаҗәеп матур килеп чыкты.Чын бәйрәм булды.Кәеф бик күңелле, кояшлы булды. Дуслык җиңде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International