23 июнь көнне Сулэ авыл клубында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Хәтер юлы, озынлыгы-дүрт ел" дип исемләнгән тематик танып-белү программасы үткәрелде. Программа барышында балалар илебез тарихындагы авыр сугыш сынаулары, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда Җиңүне якынайткан кешеләр турында белделәр. Кайгы һәм күз яшьләре, батырлык һәм ныклык, наз һәм мәхәббәт, батырлык һәм җиңү турында шигъри юллар яңгырады.
20 июнь көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән "табигатьтә ял итәбез"дигән темага пикник оештырды. Пикник өчен без бик матур урын сайладык, анда агачлар, чәчәкләр һәм җиләклэр үсә. Сәяхәт барышында балалар әйләнә-тирәдәгеләргә сокландылар. агачлар, куаклар карадылар, кәүсә, ботаклар, яфраклар игътибар иттеләр. Туп белән төрле уеннар уйнадык. Балалар саф һавада күңел ачтылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
19 июнь көнне Сулэ авыл клубында "спайс зыяны-тәмәке катнашмасы яки наркотик"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында мөдир наркомания турында, сәламәтлекне җимерүче фактор буларак, наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук балалар үзләренең спорт белән мавыгулары һәм шөгыльләре турында сөйләделәр, "наркотиклар Нәрсә ул"дигән сорауга ачыктан-ачык җавап бирделәр. Һәр катнашучы наркотиклардан баш тарту файдасына иң көчле дәлилне атады.
Курсабаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.Геройлар истәлеге мәңгелек булсын!
Курсабаш авыл җирлегендә коронавирустан вакцина ясату буенча җирлектәге оешма җитәкчеләре, муллалар, депутатлар белән киңәшмә булды.
Курсабаш авылында 21 нче июньнән 22 нче июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды. Мемориалга бабалары туган җиребезне яклаган яшьләр җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда төп роль алдылар. Геройлар истәлеге мәңгелек булсын!
Сулэ авыл клубында "Тәмәке төтенендә, никотин тәмугында"акциясе үткәрелде,анда без авыл яшьләрен әлеге начар гадәт белән актив көрәшергә чакырдык, тәмәкенең кеше организмына зыяны турында язулар тапшырдык. Шулай ук яшүсмерләр белән бу темага әңгәмә үткәрелде.
16 июнь көнне Сулэ авыл клубында мәктәп укучылары өчен "Он в битве Невской был непобедим..." чара уткэрелде, анда балалар гаҗәеп шәхес, милли герой, Бөек сакчы, полководец, бер генә сугыштан да җиңелмәгән кеше белән таныштылар. Сойлэм презентация белән үрелеп барылды. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
6 июнь көнне Сулэ авыл клубында бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көненә багышланган "Минем яраткан әкият герое"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. А. С. Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Чара барышында балалар яраткан әкият героен ясадылар.Балалар шагыйрьнең барлык әкиятләрен белә һәм аларны бик яраталар.Соңыннан балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
6 июнь көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар арасында Россия көненә багышланган "Ватан-бер генэ дөньяда" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Чара башында мөдир рәсем ясау — ул сәнгатьнен үз карашын белдерү мөмкинлеге бирә торган формасы, дип сөйләде. Балалар Россия һәм аның матурлыгы турында үз рәсемнәрен ясадылар. Конкурста катнашучылар үзләренең фантазияләрен, хыялларын һәм сәнгать иҗатын, шулай ук патриотик хисләрен күрсәттеләр.