ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2021 ел
җомга

16 май көнне Сулэ авыл клубы территориясендә "табигатьне киләчәк буын өчен сакла" дигән экологик өмә үткәрелде.Чара башында мөдир балаларга әйләнә - тирәлеккә сакчыл караш кирәклеге турында сөйләде. Клуб территориясендә без чәчәк үсентеләре утырттык, аларга су сиптек. Соңыннан балалар белән чишмәгә бардык, чүп-чар җыештырдык, кипкэн агач ботакларын алдык. Чишмәләр, алардан бөек елгалар башлана. Бу эчәргә яраклы суның иң чиста чыганаклары. Шуңа күрә без чишмәләрне сакларга тиеш.Соныннан без "Чиста авыл синнән башлана", "чүпләмәгән җирдә чиста", "урамда чүпләмәгез"дигән язулар тараттык.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2021 ел
сишәмбе

15 май көнне Курсабаш авылында яшәүче Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләрне Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев тапшырды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.

 

Тыл ветераны

Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы 1931 елның 15 маенда Башкортстан республикасы Кырмыскалы районы Мрязь авылында дөньяга килә.

Бик кечкенәдә ул әти-әнисез кала һәм әбисе карамагында үсә. Яшәү бик авыр була, чөнки Сафура ападан кала аның тагын күп кенә абый-апайлары, эне-сеңелләре дә  бергә тәрбияләнә.  Укыту турында сүз дә бармый. Шуңа да ул  бары тик 3 кенә сыйныф бетерә. Кечкенәдән энеләрен тәрбияли, кыр эшләренә йөри, ничек тә булса кул астына кереп, булышырга тырыша. 

Бөек Ватан сугышы башланган елларны Сәләхиева Сафура Шәвәли кызына бары тик 15 кенә яшь була.  Бу вакытта 16 яшь тулган яшьләрне, кул көче җитмәгәнлектән, эшкә ала башлыйлар. Сафура апа да, үзенә 17 яшь  тулуга, дус кызлары белән  Алтай өлкәсендәге Ленск станциясенә тимер юлга эшкә урнаша. Анда төннәр буе алар тылга поездлар озаталар. Эш биш ел буе бер минутка да тынмый. “Бу иң авыр вакытлар иде”,-дип сөйли Сафура апа. Ашарга булмаган, кыш көне суыктан күп кенә кеше үлеп киткән. Тимер юлда эшләгәндә ул үзенең энесен югалта.

Сугыш беткәч, Сафура апа  эшләгән бригаданы Татарстанга җибәрәләр. Монда алар Казан тимер юлында эшлиләр, ә 1954 елда аларны Мөндеш станциясенә җибәрәләр. Нәкъ менә шушында ул Имаметдин исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыга. Курсабаш авылына килгәч, колхозда пенсиягә кадәр терлекче булып эшли. 1981 елда Сафура апага “Районның иң яхшы терлекчесе”  исеме бирелә. Имам абый  белән Сафура апа 7 сау-сәламәт бала үстерәләр. Ире 1998 елда вафат була. 3 дәрәҗә “Ана даны" ордены белән бүләкләнгән Сафура апага оныкларын да сөяргә насыйп итә. Сафура апаның бугенге көндә 11 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

Сафура апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җинүнең 55, 60, 65, 70,75 еллыклары хөрмәтенә» юбилей медалләре белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта Сафура апа улы Зөфәр гайләсендә кадерле әни, әби булып матур тормыш кичерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

15
май, 2021 ел
шимбә

8 май көнне Курсабаш авылы обелискында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улының биографиясенә гаджет аша күчүне тәэмин итүче QR-кодлы өстәл куелды. Митингта чыгыш ясаучы авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү проектының мөһимлеген билгеләп үтте һәм проект командасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын саклау һәм пропагандалау өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Курсабаш авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Катнашучылар һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булып узды. Барлык учреждения хезмәткәрләре агач утыртуда актив катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

7 май көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш авылы мэдэният йорты белгечлэре, Курсабаш авыл китапханәсе мөдире, Түбән Утар авыл клубы мөдире hэм үзешчәннәребез белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Җиңү мае" дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Программада сугыш еллары җырлары һәм заманча авторларның җырлары яңгырады, күңелле, дәртле биюләр, хәрби вальс башкарылды.Тамашачылар киткэндэ,барлык катнашучыларга, бәйрәм концертын оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

4 май көнне Сулэ авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Минем тәрәзәм артында сугыш юк" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара балаларда үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияли, патриотизм, Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы өчен горурлык хисе, сугыш чоры буыннарына карата хөрмәт тәрбияләүдә ярдәм итә. Балалар эшне аеруча тырышып башкардылар. Алар Җиңү һәм тынычлык көненә кагылышлы барысын да ясадылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре һәм Сөлә авыл мәдәният йорты мөдире "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар һәм сугыш һәм тыл ветераннарының коймаларына тасмалар бәйләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

1 май көнне Сулэ авыл клубы модире Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханә мөдире белән берлектә "Тынычлык,хезмәт,май"дигән күңел ачу концерт программасы үткәрделэр. Кунаклар өчен концерт программасын безнең нәни артистлар эзерләде.Программаны 1 Май бәйрәме белән танышу һәм котлау белән башлап җибәрделәр.Концертта катнашучылар матур сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән номерлар да бүләк иттеләр: жырлар, театральләштерелгән күренешләр, биеделәр, музыка уен коралларында уйнадылар.Балалар бик тырыштылар хэм аларнын барсы да килеп чыкты.
Бәйрәм программасы тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да чәй өстәле артына чакырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 апрель көнне Сулә авыл клубы мөдире Чернобыль фаҗигасе көненә багышланган "Чернобыль тавышлары" дип исемләнгән тематик программа үткәрде. Программа барышында балалар Чернобыль АЭСының нәрсә икәнлеген, элек кешеләргә нинди файда китерүен, ә 1986 елның 26 апрелендә коточкыч һәлакәт булуын һәм кешеләргә нинди зыян килуен белделәр. Алар шулай ук ликвидаторларның батырлыгы турында да белделәр.Балалар хикәяне игътибар белән тыңладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International