ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Саба районының авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Югары Утар авылында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.

 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

30-31 декабрь көннәрендә, Курсабаш авыл җирлегенең мәдәният йортларында «Яңа ел» бәйрәмнәре уздырылды. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлеге  район үзәгендә үткәрелгән Кыш бабайлар парадында катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бу көннәрдә Курсабаш авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2020 ел
җомга

Мишә елгасында күпер салу эшләре тәмамланды. Югары Утар авылының ике урамын хәзер бетон конструкциясе тоташтыра. Элек бу урында җәяүлеләр басмасы гына иде. Ул автотранспортның йөкләнешенә каралмаган иде. Тимер-бетон конструкциясе-проблемаларны хәл итте. Төзүчеләр бер ел эчендә Мишә елгасы аша яңа күпер төзи алдылар. Төзелеш вакытында эшчеләр мөһим экологик бурычларны да үтәделәр. Чөнки бу территория-су саклау зонасы. Шуңа күрә биредә агынты суларны чистартылган грунт суларына әйләндерәчәк система оештырылды. Күпердән явым-төшемнәр желобага төшеп, алга таба чистарып, фильтрланган су туфракка китәчәк. Моннан тыш, яр линиясен ныгыттылар. Күпернең озынлыгы-23,1 м,киңлеге-5,7 м. Күпернең бер ягыннан 1 метр киңлектәге тротуар җиһазландырылган. Яңа күпер автомобиль һәм чылбырлы транспорттан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнгән. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте алып барды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының Сүлә авылы зиратында койма тоту эшләре тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш, Шәмәрдән һәм Иштуган авыл җирлекләре республика конкурсында җиңү яулап яңа машинага ия булдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International