Волейбол буенча «Курсабаш» җыелма командасы Шәмәрдән авылында уздырылган турнирда актив катнашты.
Алар беренче булып җәяүлеләр зонасы – яңа күпер аша уза. Югары Утар авылының ике урамын хәзер бетон конструкциясе тоташтыра. Элек бу урында әле җәяүлеләр басмасы гына иде.. Ул автотранспортның йөкләнешенә каралмаган иде. Тимер-бетон конструкциясе-проблемаларны хәл итте. Төзүчеләр бер ел эчендә Мишә елгасы аша яңа күпер төзи алдылар. Төзелеш вакытында эшчеләр мөһим экологик бурычларны да үтәделәр. Чөнки бу территория-су саклау зонасы. Шуңа күрә биредә агынты суларны чистартылган грунт суларына әйләндерәчәк система оештырылды. Күпердән явым-төшемнәр желобага төшеп, алга таба чистарып, фильтрланган су туфракка китәчәк. Моннан тыш, яр линиясен ныгыттылар. Күпернең озынлыгы-23,1 м,киңлеге-5,7 м. Күпернең бер ягыннан 1 метр киңлектәге тротуар җиһазландырылган. Яңа күпер автомобиль һәм чылбырлы транспорттан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнгән. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте алып бара.
Саба муниципаль районының Сүлә авылы зиратында койма тоту эшләре дәвам итә.
3 декабрь көнне Курсабаш авыл җирлегендә «Билгесез солдат көне»Бөтенроссия акциясе үткәрелде.
Саба муниципаль районының Югары Утар авылында күпер төзелеше бара. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» ҖЧҖ алып бара.
Саба муниципаль районының Сүлә авылы зиратында койма тоту эшләре дәвам итә.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
Югары Утар авылында сарык үрчетү өчен төзелгән «Гаилә фермасы». Җитәкчесе - Павлов Р.В.
Курсабаш авылының Совет урамы юлында ремонт эшләре алып барылды. Бу эшләрнең максаты: юлда барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерү .