ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2019 ел
шимбә

 «23» август  көнне Курсабаш мәдәният йортында  Курсабаш авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Дәүләт думасы депутаты Глушков Г.Н. һәм төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Курсабаш авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «06» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар үтәлеше каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң  Минзәлә татар дәүләт драмы театры актерлары тарафыннан “ Бер яшәп калыйк әле” дигән шаян спектакль күрсәтелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2019 ел
җомга

26 июль көнне Курсабаш авыл җирлеге буенча "Чиста яр буе" акциясе булып узды. Бу мероприятие бюджет учреждениеләре эшчеләре катнашында узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Утар авылында югары тизлекле интернет кертү буенча эшләр башланды. Эшне Сабинский РУЭС Арского ЗУЭС ОАО «Таттелеком» җәмгыяте алып бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының Курсабаш авылында «Балалар бакчасы» төзелеше башланды. Төзелешне ООО «ПМК 159» җәмгыяте алып бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Сабинская ПМК мелиорация" оешмасы башкарды. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

  Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

22 июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Курсабаш авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча «Бигәнәй яшьләре призына» турнир булып узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 6 команда катнашты . Турнирның җиңүчесе булып Курсабаш командасы калды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатындагы паркта  балалар Сабантуе үткәрелде.

 Бу чара милли һәм яраткан, аның бәйрәмнәрендә балалар да, өлкәннәр дә катнаша.

Сабантуй һәр елны билгеләп үтелә, бу ел да искәрмә түгел, чөнки безнең тәрбияләнүчеләр бу җәй бәйрәмен бик яратып көтеп алалар. Сабантуй күңелле итеп бирнә җыю белән башланып китте.

Чара башында балалар һәм тәрбиячеләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук тантаналы рәвештә 9 нчы сыйныф укучыларына Горшунов А. һәм Романов А., Кызыл Мишәдәге "Саба интернат-мәктәбе»  директоры Нуриева Д. Б. аттестатлар тапшырды. Аннары бәйрәм милли татар уеннары белән дәвам итте.

Балалар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар һәм катнашкан өчен бүләкләр алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International