8 июнь көнне Курсабаш авыл җирлегендә халыкнын милли бәйрәме "Сабантуй-2019” булып узды. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котлады. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән ҖЧҖ «Курсабаш» генераль директоры И. С. Зиганшин чыгыш ясады һәм алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде, язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Концерт программасы әзерләнгән иде, сәхнәдә үзешчәннәр һәм теләгән һәркем чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм ярышларны оештыруда актив катнаштылар. Концерт- популяр татар җырчысы Эльвира Хайрулинанын иҗат төркеме чыгышы белән дәвам итте.
25 май көнне Курсабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.
Мәчет – мөселманнар тормышында иң әһәмиятле урыннарның берсе булып тора. Изге Рамазан ае алдыннан Тубән Утар авылы мәчетендә ремонт эшләре тәмамланды. Шушы изге эшләргә өлеш керткән хәрбер кешегә Курсабаш авыл җирлеге советы рәхмәтен белдерә. “Курсабаш авыл җирлеге”.
2019 нчы елның 6 нчы февралендә Курсабаш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Гыймадиев халык каршында, 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук халык каршында участок инспекторы Ф.Р.Мөбәрәков, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин А.Р., ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.Ш., Шәмәрдән радиотелевизион тапшыручы үзәге идарәсе начальнигы Хазиев А.Ш., Федераль налог хезмэтенен 10 нчы номер районара инспекциясенен налог тулэучелэрне исэпкэ алу булеге начальнигы Нигматзянов Ф.Ф., «Татэнергосбыт» оешмасынын клиентларга хезмэт курсэту офисынын җитәкчесе Галимҗанов Р.Х., Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов И.И. чыгыш ясадылар. Гражданнарны борчыган сорауларга район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов жавап бирде. «Курсабаш авыл җирлеге».
Курсабаш авыл җирлеге егетләре командасы мини-футбол буенча район ярышында катнашалар. Узган уеннарда җиңүләр яуладылар һәм алга таба җиңүгә омтылышлары көчәйде. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез!- Курсабаш авыл җирлеге