Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казан шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, “Диска ыргыту” төрендә, 2 нче урынны яулады.
19 июнь кәнне Югары Утар авылында «Саба чишмәләре» берләшмәсе авыл халкына урам концерты тәкъдим итте.
Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.
Курсабаш авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып, җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән Татарстан Республикасы буенча 10 нчы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчесе: Шафиков Р.Г. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.
Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу авыш баганадан йөрү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Байлар Сабасыннан , Тимергалиев Марат.
Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.
Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты.
«Гаилә-ил терәге» бәйгесендә Курсабаш авыл җирлегенең иҗади гаиләләре катнашты. Хасановлар, Гыймадиевлар, Исламовлар конкурс турларыннан торган матур кичәдә көч сынаштылар: «Таныштыру», «Бала төрү», «Токмач кисү», «Интеллектуаль тур», «Иҗади номер». Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.
Бу күңелле бәйрәм көнендә, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, балалар өчен "Исәнме, җәй" дигән чара оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашкан өчен истәлекле бүләкләр бар иде.