Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Сатыш авыл жирлеге кышкы спартакиадасында» беренче урынны яулады. Котлыйбыз!
8 март көнне Сүлә авыл клубы мөдире, Курсабаш авыл мәдәният йорты мөдире,Түбән Утар авыл клубы мөдире һәм үзешчәннәре белән берлектә, Туктар авыл клубында "Юлыбыз сезнең якка"дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар.Концертны күңелле программа белән ачтык.Программа барышында без күңелле скетчлар белән чыгыш ясадык. Күңелле,матур җырлар яңгырады, шулай ук артистлар тамашачыларны матур биюләр белән сөендерделәр. Залда бик җылы һәм матур атмосфера иде, артистларны алкышлар белән каршы алдылар.
5 март көнне Сүлә авыл клубы мөдире, Курсабаш авыл мәдәният йорты мөдире,Түбән Утар авыл клубы мөдире һәм үзешчәннәре белән берлектә, Туктар авыл клубында "Юлыбыз сезнең якка"дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар.Концертны күңелле программа белән ачтык.Программа барышында без күңелле скетчлар белән чыгыш ясадык. Күңелле,матур җырлар яңгырады, шулай ук артистлар тамашачыларны матур биюләр белән сөендерделәр. Залда бик җылы һәм матур атмосфера иде, артистларны алкышлар белән каршы алдылар.
Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килә. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары белән җылыначак, чәчәкләр белән бизәләчәк.8 Март уңаеннан Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты мөдире, Түбән Утар авыл клубы мөдире, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, "Хатын-кызлар көне - 8 Март"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Концерт программасы кызыклы һәм күңелле булды. Күңелле җырлар яңгырады.Шулай ук артистлар тамашачыларны матур биюләр белән сөендерделәр. Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.Тамашачылар концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
3 март көнне Сулэ авыл клубы "Энигә үз куллары белән бүләк"дигән мастер-класс үткәрде. Мастер-класс барышында без балалар белән бүләк открыткасы ясадык. Иң якын һәм яраткан кешеләр өчен бүләк ясау зур канәгатьлек һәм шатлык алып килде. Мастер-класс барышында балалар нәрсә дә булса матурлык тудырырга, фантазия күрсәтергә, хис-тойгылар белдерергә һәм үз хезмәтеңнең нәтиҗәсенә сөенергә өйрәнделәр. Үз кулларың белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк! Димәк, әниләр бәйрәм көнендә гаҗәпкә калачак, ә балалар үзләре ясаган бүләкләр бүләк итәчәк.
Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмэ авыл жирлеге спартакиадасында» икенче урынны яулады.Котлыйбыз!
"Театр яктылыкка, нурга илтә!" фестивале кысаларында, Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре, Түбән Утар авыл клубында Т.Миңнуллиннның "Нигез ташлары" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итте.
«Ватанны саклаучылар көне”уңаеннан, Курсабаш мәктәбендә, “Авыл җирлеге кубогына” волейбол буенча ярыш узды. Ярышта дүрт команда көч сынашты. Ахырда җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар.
Курсабаш авыл җирлеге командасы Лесхозда узган чаңгы ярышларында актив катнашты.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Еракка сикерү” буенча, 1 нче урыннарны яулады.