Саба муниципаль районының Курсабаш авылында «Балалар бакчасы» төзелеше бара. Төзү эшен «ПМК 159» ҖЧҖ башкара.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Курсабаш авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
«23» август көнне Курсабаш мәдәният йортында Курсабаш авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Дәүләт думасы депутаты Глушков Г.Н. һәм төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «06» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар үтәлеше каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң Минзәлә татар дәүләт драмы театры актерлары тарафыннан “ Бер яшәп калыйк әле” дигән шаян спектакль күрсәтелде.
26 июль көнне Курсабаш авыл җирлеге буенча "Чиста яр буе" акциясе булып узды. Бу мероприятие бюджет учреждениеләре эшчеләре катнашында узды.
Түбән Утар авылында югары тизлекле интернет кертү буенча эшләр башланды. Эшне Сабинский РУЭС Арского ЗУЭС ОАО «Таттелеком» җәмгыяте алып бара.
Саба муниципаль районының Курсабаш авылында «Балалар бакчасы» төзелеше башланды. Төзелешне ООО «ПМК 159» җәмгыяте алып бара.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Сабинская ПМК мелиорация" оешмасы башкарды.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
22 июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Курсабаш авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.