13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча «Бигәнәй яшьләре призына» турнир булып узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 6 команда катнашты . Турнирның җиңүчесе булып Курсабаш командасы калды.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатындагы паркта балалар Сабантуе үткәрелде.
Бу чара милли һәм яраткан, аның бәйрәмнәрендә балалар да, өлкәннәр дә катнаша.
Сабантуй һәр елны билгеләп үтелә, бу ел да искәрмә түгел, чөнки безнең тәрбияләнүчеләр бу җәй бәйрәмен бик яратып көтеп алалар. Сабантуй күңелле итеп бирнә җыю белән башланып китте.
Чара башында балалар һәм тәрбиячеләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук тантаналы рәвештә 9 нчы сыйныф укучыларына Горшунов А. һәм Романов А., Кызыл Мишәдәге "Саба интернат-мәктәбе» директоры Нуриева Д. Б. аттестатлар тапшырды. Аннары бәйрәм милли татар уеннары белән дәвам итте.
Балалар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар һәм катнашкан өчен бүләкләр алдылар.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
Авыл һәм районара юлларны норматив хәлаткә китерү буенча Республикада максатчан программа дәвам итә. Бүгенге көндә, әлеге программа нигезендә, Саба районының Сүлә авылы һәм Арча районының Курса авыллары арасындагы юлга асфльт түшәү тәмамланды.
23 нче июнь көнне Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
Курсабаш авылында 21 нче июньнән 22 нче июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды. Мемориалга бабалары туган җиребезне яклаган яшьләр җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда төп роль алдылар. Геройлар истәлеге мәңгелек булсын!
Сүлә авылы клубында балалар белән викторина, өстәл теннисы һәм бильярд , урамда футбол уеннары уздырылды.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Курсабаш авыл җирлеге халкына, тарихи урын-Биләр шәһәрчегенә экскурсия оештырылды.
Курсабаш авылында яшәүче Шайнуровлар гаиләсе "ярдәмләшеп үсәбез" Яшь Гаиләләр конкурсында җиңүче булды.
Җиңүчеләр гаилә киләчәк һөнәрен үзләштерәчәк - "сити-фермер": моның өчен алар прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү программасы узачак һәм ел дәвамында яшь гаиләләр Экобоксларда үсемлекләр үстерәчәк (үсемлекләрнең үсүе һәм җимеше өчен барлык шартлар тудыручы ябык экосистемадан гыйбарәт җиһазлар)
Бүләкләү тантанасында катнаштылар:
«Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Габделхаев Ральф, Арт-директор Шакирҗанова Лилия һәм Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы.
Шайнуровлар гаиләсен конкурста җиңүләре белән котлыйбыз!
ТАССРның 100 яшьлек юбилеена багышлап Курсабаш мәдәният йортында “Без – Татарстан балалары! “ дигән чара уздырылды.