Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшен тәмамладылар. Булган уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алуга ирештеләр. Игенчеләргә Дан!
Түбән Утар торак пунктында элемтә вышкасы урнаштырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыятендә 14 нче, 15 нче сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә хезмәт хакына , премия өлешенә ашлык бирелде.
Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлеге республика смотр-конкурсында җиңүче булды.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
2 сентябрь көнне "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Корсабаш мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка узды. Быел беренче сыйныфка 3 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.
3 нче сентябрь көнне Курсабаш авыл китапханәсе мөдире Галимҗанова Ф.Н. "Дулкын" телерадиокомпаниясендә "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. Тапшыру башында китапханәче китапханәнең бүгенге көндә яшәеше, аның эше белән таныштырды. Шәхесләр елы уңаеннан, Түбән Утар авылында туып үскән Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шаймурзина турында мәгьлүмат бирелде. "Яңа китаплар белән таныштыру" сәхифәсендә китапханә мөдире Фәнис Яруллинның "Кайту" дигән китабы белән таныштырды. Гаилә елы уңаеннан тапшыруга актив, үрнәк, гомерләрен балалар укытуга багышлаган гаиләләрнең берсе булган Шаймурзиннар гаиләсе чакырылды. Алар кыскача үзләренең тормышлары, эшләре белән таныштырып үттеләр. Гармун моңнарына төреп, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Курсабаш авылында яшәүче Мөдәрис һәм Рәзилә Әхмәтҗанова гаиләсе үз территорияләрен чәчәкләр утыртып бизилэр. Бу чәчәкләр һәркемне гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк.