Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде. Әлеге технология балаларны ишегалды уеннарына тарту, актив ял оештыру юлы белән шатлыклы, күтәренке кәеф тудыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм балигъ булмаганнар арасында күптән онытылган уеннарны пропагандалау максатында эшләнелгән.
Чара ахырында җәйге чорда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча белешмәләр таратылды.
12 июньдә илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә. "Россия триколоры" акциясе әлеге бәйрәм хөрмәтенә яхшы традициягә әйләнде. Туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, Ватаныбызның язмышы һәркемгә, безнең хезмәтебезгә, гражданлык җаваплылыгына бәйле. Россия көне бөек илебез, аның тарихы, ватандашларыбыз казанышлары белән горурланучыларны берләштерә. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенең Беренчелэре белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә триколор тасмасы өләштеләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
6 июньдә, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә, рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн алдыннан Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. балигъ булмаган балалар белән «Әдәби кунак бүлмәсе» дигән темага викторина үткәрде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: балаларны әһәмиятле вакыйга- рус теле көне белән таныштыру, телләрнең аваз һәм язма үзенчәлекләрен билгеләргә өйрәтү, толерантлык, интернационализм тәрбияләү, сүзлек запасын, дөньяга карашны, фикер эшчәнлеген үстерү, рус телен өйрәнүдә кызыксыну уяту.