ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк ял паркында Бөек Җиңү көне уңаеннан музей хезмәткәрләре балалар һәм әти-әниләр өчен "Батырлар эзеннән" дип аталган уен үткәрделәр.


sarmanovo.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

"Сандугач" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төкемнәренә йөрүче  балалар "Георгиевская лента" акциясендә катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман гимназиясенең 9 А сыйныфы укучылары өчен "Война. Победа. Память." темасына әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Сугыш елларында почтальоннар җилкәсенә авыр вазыйфалар төшкән. Ирләреннән, улларыннан, әтиләреннән көтеп алынган өчпочмаклы хатлар белән беррәттән, кайгылы хәбәрләрне дә китергәннәр. Шуңа карамастан, авыр чорларда алар бик мөһим эш башкарганнар.

Җиңү парадында без дә кыр почтасы вазыйфасын үтәдек. Музей кысаларында Сарман ягы тарихын чагылдырган сәхифә чыгарган идек, шуны тараттык.

Шулай ук плащ-палатка җыю буенча интерактивлар оештырылды, теләүчеләргә бер генә кадак та кулланылмыйча, махсус технология буенча күпер төзеп карау мөмкинлеге бирелде.

Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын! Бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып яшәргә язсын!


sarmanovo.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында төзәлмәс яра. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Безнең бурыч — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен һәм батырлыкларын истә калдыру, мәңгеләштерү.   «Стена памяти» акциясе шушы бурычны үтәүдә мөһим урын алып тора. Әлеге акция Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда ел саен үткәрелә. Музей хезмәткәрләре районыбыз халкына һәм кунакларына егерменче гасырның иң куркыныч вакыйгаларының берсе булган — Бөек Ватан сугышында якташларыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында сөйлиләр.


sarmanovo.tatarstan.ru

5
май, 2023 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская лента» акциясе кысаларында "Сарман гимназиясе"нең 9 сыйныф укучылары белән очраштылар.

Музей эше тарихны өйрәнү һәм саклау гына түгел. Безнең алда бик күп бурычлар тора, аларның берсе-үсеп килүче буынга  патриотик тәрбия бирү. Нәкъ менә шуңа күрә без һәр көнне район мәктәпләрендә һәм  музейда шушындый очрашулар оештырырга тырышабыз.


sarmanovo.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясе кысаларында "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең"4 сыйныф укучылары белән очраштылар. Шулай ук "Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында " темасына әңгәмә үткәрделәр.


sarmanovo.tatarstan.ru

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Сугыш елларында почтальоннар җилкәсенә авыр вазыйфалар төшкән. Ирләреннән, улларыннан, әтиләреннән көтеп алынган өчпочмаклы хатлар белән беррәттән, кайгылы хәбәрләрне дә китергәннәр. Шуңа карамастан, авыр чорларда алар бик мөһим эш башкарганнар.

Бүген без дә, кыр почтасы вазыйфасын үтәдек. Музей кысаларында Сарман ягы тарихын чагылдырган сәхифә чыгарган идек, шуны тараттык. Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын! Бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып яшәргә язсын!

 

https://vk.com/id267984985

Тэги: #музейсарманово #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #деньпобеды
sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International