Яңа ел - тылсым һәм теләкләрне үтәү һәм Игелек вакыты! Нәкъ менә бу бәйрәмдә безнең һәрберебезгә үзебез генә түгел, үз җылысын безнең белән уртаклашырга әзер кешеләр барлыгын тою мөһим. Бу бәйрәм безнең балалар өчен аеруча мөһим. Алар яхшы әкияткә ышаналар һәм тылсым көтәләр.
27 нче декабрьдә безнең балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Быел бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте.
21 декабрьдә балалар йортында тәрбияләнүчеләр Арча районында, кечкенә Кырлай авылында урнашкан «Габдулла Тукай дәүләт әдәби - мемориаль музей комплексында» булдылар.
Балалар йортының җирлекләре әкияти һәм тылсымлы илгә әверелде, анда яраткан әкият геройлары яши кебек. Кар фигуралары һәркемнең кәефен күтәрә.
14 нче декабрьдә «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм коллектив безгә хәйрия концерты белән килде.
9 нчы декабрь көнне тәрбияләнүчеләр сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булганнарның XV «Кулны кулга тотыныйк, дуслар!» дип исемләнгән ачык иҗат фестивалендә катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында безнең балалар йортына «Тулган ай» фольклор ансамбле һәм Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре килде.
6 декабрьдә безнең балалар район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «Без барыбыз да бертигез» концертында катнаштылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сираҗиева г. Ф. белән бергә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар һәм дендрология бакчасына сәяхәт үткәрделәр.