1 декабрьдә тәрбияче Сираҗиева Г.Ф. «Коррупциясез дөнья» темасына белем сәгате үткәрде.
Әниләр көне - барлык әниләр хөрмәтенә халыкара бәйрәм. Безнең илдә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Бу көн хөрмәтенә безнең балалар йортында күңелле һәм гадәти булмаган бәйрәм, «Ягез әле, әниләр!» дип исемләнгән КВН үткәрелде. Анда безнең балалар йорты хезмәткәрләре катнашты.
24 ноябрьдә тәрбияче Идиятова и.И. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде.
17 нче ноябрьдән 21нчы ноябрьга кадәр «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүче балаларыбыз Новиков Андрей һәм Кадырова Полина тәрбияче Шайхиева Е.А. җитәкчелегендә Курган шәһәрендә үткән акыл үсешенә зыян килгән затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия кубогында катнаштылар.
Ислам буенча дини дәресләрне дәвам итеп, тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. тәрбияләнүчеләргә бөтен дөнья мөселманнарын берләштерүче мөселман бәйрәмнәре турында һәм мөселман йолалары турында сөйләде. Бу бәйрәмнәр игелеккә, сабырлыкка, ата-бабаларыбызның эшләренә, кайгы-хәсрәтләренә хөрмәткә өйрәтә дип билгеләп үтте.
«Шәфкатьлелек» төркемендә тәрбияче А. Р. Гыйлемханова җитәкчелегендә «Кыш Бабайның туган көне» дигән темага чара үткәрелде.
16 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н белән берлектә эшлекле сәфәр белән безнең балалар йортында булды.
11 нче ноябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче булып эшләүче Мостафина А.Ә., тәрбияләнүчеләр өчен «Дөнья океаны» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
4 нче ноябрьдә тәрбияче Тимергалиева И.И. “ Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган тематик чара үткәрде.
3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.