2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
"Дәүләт хезмәтләре.Йорт" - күп фатирлы йортларда торак милекчеләре өчен кушымта.
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында Шәмәрдән авыл җирлегендә шәхси йортлар төзелеше башланды.
"ПМК №159" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан "Саба-Арена " СМ муниципаль бюджет учреждениесы ишегалдында буш вакытта ял итү өчен спорт мәйданчыгының коймасын ремонтлау эшләре бара. Бүгенге көндә баганалар утырту өчен нигезләр яңадан бетондаштырылды һәм баганалар алыштырылды.