Туктар авыл китапханәсендә авыл халкы белән, сулыш юллары авыруларын кисәтү турында әңгәмә үткәрелде.
Шәмәрдән хастаханәсендә, гериатрия бүлегендә табиб Нурмөхәммәдова Ләйлә Гарәп кызы үпкә сәламәтлеген саклау темасына лекция укыды.
Бронхиаль астма – киң таралган авыру. Соңгы еллардагы эпидемиологик тикшеренүләр дөньяда 100 миллионга якын кешенең төрле дәрәҗәдәге бронхиаль астма белән авырганын күрсәтә, Россиядә 7 миллионга якын кеше авырый. Бездә дә, чит илләрдә дә астма белән авыручылар саны арта бара. Бу аеруча балаларга кагыла.
Табиб-нарколог Мортазин Илшат Галимҗан улы Саба районының гомуми белем бирү, һөнәри белем бирү оешмаларында наркотик матдәләрне һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны иртәрәк ачыклау максатында укучыларның профилактик медицина тикшерүен оештырды.