19 августта приютыбызның яшь волонтерлары тыл ветераны Родионова Нина апага ярдәм иттеләр. Бу чара "Яхшылык эшлә" көне кысаларында узды. Балалар ветеран йорты территориясен чүп үләннәреннән һәм куаклыклардан чистарттылар.
Балалар башкарган эшләреннән һәм файда китергәннәреннән, ә Нина апа балаларыбызның игътибарыннан һәм ярдәменнән бик канәгать калды.
4 августта безнең приют Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия "Спас ярминкәсендә"катнашты. Бу фестиваль бөтен Россиядән осталарны бергә җыя! Һәркем үз эшләнмәләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша һәм яңа нәрсәләргә өйрәнә ала. Безнең егетләр үз куллары белән ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар: мунчалалар, бәйләнгән әйберләр, кул эшләре, агачтан сувенирлар, рәсемнәр, калфаклар, бизәнү әйберләре, шоперлар, кулдан чигелгән матур сумкалар алып бардык.
«Тургай» приюты ике диплом белән бүләкләнде. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Бүген безнең приютта Украинада кораллы низаг вакытында һәлак булган Донбасс балаларына багышланган акция узды. Донбасстагы хәрби хәрәкәтләр вакытында 300дән артык бала һәлак була. Бу куркыныч саннар.
Бу вакыйга белән танышу максатыннан приютта презентация күрсәтелде. Акция тәмамлангач, шәмнәр кабыздылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.
27 июньдә «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приюты тәрбияләнүчеләре Теләче авылында урнашкан «Туган авыл» мини-зоопаркында һәм туган авыл музеенда булдылар. Балаларга зоопарк бик ошады, балалар алдында тере табигать дөньясын курделэр. Музейда төбәк тарихын, җирле халыкның көнкүрешен һәм белемнәрен чагылдырган әйберләр һәм коллекцияләр тәкъдим ителгән.
»Туган авыл» кунакханә-күңел ачу комплексына һәм аның җитәкчесе Шафиков Рифкат абый рәхмәт белдерәбез. Бу экскурсия балаларга ошады һәм аларның хәтерендә озак сакланачак.
"Тургай" приютында ял көннәрендә төрле конкурс чаралары узды. Балалар бу чараларда бик теләп катнаштылар. Рәсемнәр ясадылар, табышмаклар чиштеләр.Безнең балалар асфальтта төрле әкият геройларын, төсле җәйне һәм табигатьне сурәтләгәннәр. Бергәләп саф һавада рәсем ясау балаларны бик дуслаштыра, алар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар, бергәләп пейзажлар ясыйлар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
21 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар. Башта яхталарда йозделәр, аннары балалар махсус җиһазландырылган уен мәйданчыгында уйнадылар.
Бу көнне балаларга Бауман урамындагы "Блинная" да тәмле төшке аш оештырылды.
Балаларны " Татмак "пиццасы һәм лимонады белән сыйладылар. Аларга бик ошады. "Блинной" һәм "Татмак", шулай ук "Альпари" хәйрия фондына кайгыртулары өчен рәхмәт. Экскурсия балаларга бик ошады.
20 июньдә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мастер - класс узды. Мастер-классны приют хезмәткәрләре тәрбияче Башарова Рүзилә һәм педагог - психолог Сапарова Алсу үткәрде. Балалар үз эшләнмәләрен приют хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. Тәрбияләнүчеләргә бу мастер-класс бик ошады,чөнки ул балаларга гына түгел,ә приютта эшләүчеләргә дә шатлык китерде.Безнең егетләр безгә үз куллары белән ясалган сувенирлар бирергә бик яраталар.
19 июньдә "Тургай" приютында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан безнең приютта музей экспонатларыннан күргәзмә әзерләнде. Анда безнең ата-бабаларыбыз кулланган әйберләр күрсәтелгән. Безнең максат-балаларны халкыбызның тарихи үткәне, тирән борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру, алар яшәгән Җир өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уяту иде. Балаларга ата-бабаларының тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы нигездә патриотизм тәрбияләнә.