ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Тургай" приютында «Бизнесмен көне» узды . Балалар җирле "Тургайчики" валютасын эшләп, хезмәт йөкләмәләрен рәхәтләнеп үтәделәр һәм грамоталар алдылар. Барысы да бик тырыштылар. Бу кон балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

   5 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» балалар приютында дәрес үткәрделәр. Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр. Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Кичә безнең приютка  Сабадан  кунаклар килде, алар үзләре белән тәрбияләнүчеләребез өчен истәлекле бүләкләр алып килделәр. Балалар алар белән таныштылар, әңгәмәләр алып бардылар.Балалар  бүләкләргә бик шатландылар. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

"Гражданлык - патриотик тәрбия" программасын гамәлгә ашыру кысаларында приютта тәрбияләнүче балалар  табигатькә экскурсиягә баралар. Экскурсия балаларга бик ошады.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Балаларга  бакча эшләре белән шөгыльләнү бик  ошый.  Алар кыяр орлыклары белән таныштылар, аны ничек карарга икәнен белделэр. 31 март көнне орлык чәчтелэр. Орлыклар бик матур булып тишелде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

     Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында  барлык хезмэткэрлэр апрель аенда өмәгә чыктылар:  приют ишегалдын чистарттылар, кипкән, корган агач ботакларын җыйдылар, тротуарларны тәртипкә китерделәрне. ϴмәдән соӊ, приют территориясе  чистарып һәм ямьләнеп калды.  

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында «Кунелле палитра» дигэн тугэрэк эшли.Анда балалар бик телэп йори. 31 мартта "Күңелле палитра" түгәрәгендә балалар  бик матур куяннар ясадылар. Балаларга узлэре ясаганнар куяннар бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

29
март, 2023 ел
чәршәмбе

   28 мартта «Тургай» приютында язгы «Нәүрүз» бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручы һәм спонсоры Шафиков Рифкать Зиятдин улы булды. Рифкать Зыятдин улы чын Мич алып килде, анда коймаклар пешерделэр. Шулай ук мич янында зур казан урнаштырылды, анда приютның барлык кунаклары һәм балалар өчен плау әзерләнде. Чараның кунаклары булып безнең спонсорлар, социаль өлкә һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, безнең белән күп еллар эшләгән хезмәткәрләр, приютның элеккеге җитәкчеләре, бүгенге көндә приютта эшләүчеләрнең барысы да, һәм, әлбәттә, приютта тәрбияләнүчеләр дә торды. Бэйрэм бик кунелле булды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

23 мартта безнең приютта үз кулларыбыз белән татлы сый-печенье ясау буенча мастер-класс узды. Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларга алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

25 мартта приютта эксклюзив шоперлар ясау буенча мастер-класс узды.Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер-классны төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары, Саба районы якташлары  үткәрде.Мастер класслар балаларга бик ошады.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International