ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында балалар  1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-җирдәшләргә һәйкәл территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

25 апрельдә Республика фотоэшләр конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Анда безнең балалар актив катнашты. Приютта тәрбияләнүчеләр педагоглар җитәкчелегендә, Ватанга мәхәббәтне,патриотизмны һәм волонтерлыкны чагылдырган фотосурәтләр әзерләделәр. Катнашучыларның барысы да  сертификат алды, ә ике бала җиңүчеләрнең дипломнарын алды: Рубцова Владислава педагог Сибгатуллина А. М. һәм Алиев Азат педагог Солтанова Р. Д.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

17-24 апрельдә Казан шәһәрендә Бөтенроссия грантына әзерлек буенча икътисадый форум узды. 24 апрельдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, алар арасында безнең  приютта тәрбияләнүче балалар да  бар иде. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

  20 апрельдә безнең приютта өмә узды. Приют коллективы территорияне җыештыруда һәм буяуда, балалар мәйданчыгын һәм спорт стадионын төзекләндерүдә актив катнашты.Шулай ук Иске Икшермә поселогы территориясен җыештыруда катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

   Һәр баланың туган көне шатлыклы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәргә, комплиментлар диңгезен ишетергә  һәм әлбәттә, күп бүләкләр алырга телиләр. Ә приют-ул бер зур һәм тату гаилә, анда балалар бәйрәмнәрне күңелле билгеләп үтәләр.Балалар күңелле конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген 17 апрельдә "Тургай" приютында Саба муниципаль районы "Беренче хәрәкәт" кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән очрашу узды. Ул балаларны яңа оешманың эш юнәлешләре, планнары һәм максатлары белән таныштырды.  Безнең балалар бик кызыксындылар һәм алга таба "Беренчеләр хәрәкәте" сафларына керергә карар кабул иттеләр.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

12
апрель, 2024 ел
җомга

   Изге Рамазан аенда безнең приютта ифтар узды, аны безнең хәйриячеләр һәм приют коллективы оештырды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

  4 апрельдә безнең приютта мастер-класслар үтте, анда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия  Нургаяновна  һәм анын 8 сыйныфта укучы кызы Ландыш катнашты.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

   Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Л. Н.һәм аның туганнары 6 апрельдә тәрбияләнүчеләребез һәм авылдашларыбыз өчен зур Ифтар оештырдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

  Безнең мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчебез Алиева Руфина республика иҗат эшләре конкурсында икенче урынны алды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International