ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Бу кышны озату һәм язны каршы алу бэйрэме. Безнең приютта Масленицаны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу бэйрэмгэ әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, җитезлеккә һәм тизлеккә ярыштылар. Кышны күңелле һәм дәртле бәйрәм үткәрдек! Без хэзер язны көтәбез!!!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Әфган сугышы  турында без күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Бу сугыш ун ел эчендә бик күп сугышчыларнын  гомерен алды.

16 февральдэ  приютта,  Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр очучысы Ногманов Мөнир Зәкиевич белән очрашу узды. Очрашу бик жанлы узды. Балалар узлэренен сорауларына бик куп жаваплар таптылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар» түгүрүгенә йөри. Алар анда кул эшләренә өйрәнәләр.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында педагог-психолог Саппарова балаларга бик ошый торган кызыклы  дәреслэр  үткәрэ. Дэреслэр балаларга бик ошый.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

26 гыйнварда безнең приютта Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында «һәр уенчыкның-үз уенчыклары» дигән мастер – класс элементлары белән фольклор уеннар узды. Балалар уеннарны бик ошатты.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21 гыйнварда "Оста куллар" түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән бик матур өйдә кия торган аяк киемнәре тектеләр. Балалар үз хезмәт нәтиҗәләрен күреп бик сөенделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Казан цирк тамашасында булдылар. Балаларга цирк бик ошады.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

    4 гыйнварда балалар белән кошлар өчен җимлекләр ясарга булдык. Ә без аларны Кыш Бабайдан алган бүләк тартмаларыннан ясадык.  Кыш аенда  кошларга ризык табу бик авыр.  Шуңа күрә без аларга булышабыз. Балалар зур тырышлык белән җимлекләр ясадылар. Җимлекләр бик матур килеп чыкты.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2022 ел
җомга

Һәр Яңа ел безнең приютка үзенең сихри яңалыгы белән килә. Быел да приют ишеген ачып керүгә сихер дөньясы үзенә җәлеп итте. Һәр кешене матур итеп бизәлгән чыршы каршы ала, чыршыдан утлар бөтен коридорга таралып җемелдәшәләр. Балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән ясалган уенчыклар күз явын алып, сихри дөньяга өнди. Балалар төрледән-төрле карнавал костюмнарына киенеп чынбарлыкны әкияткә әверелдерәләр.

Бөтен хезмәткәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы балаларны сөендерде. Кыш бабай белән кар кызы алып килгән бүләкләр аларны дөньяда күңелле мизгелләрнең күбрәк булуына ышандырды.

 

                          

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

28.12.2022 «Тургай» приютында Саба районы  социаль бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы Яңа ел котлаулары һәм бүләкләре белән булды. Анын белэн бергэ, ТР Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты урынбасары Садыйков Айрат Камил улы, Саба районының "Юнармия" штабы начальнигы Вәлиуллин Дилүс Миндель улы; сугыш хәрәкәтләре ветераны Идрисов Илгизәр Миннебаевичта килде.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International