Масленица балалар өчен иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Масленицада коймаклар пешерәләр, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, табышмакларга җаваплар табалар, балалар өчен кызык конкурслар һәм эстафеталар оештыралар, бәйрәм ахырында карачкыны яндыралар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
Безнең тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия конкурсында катнаштылар һәм 2 дәрәҗә лауреат дипломнары алдылар: Кузьмин Артур ИЗО номинациясендә-педагог Давлиева В. Р., Уринова Шахризада халык биюе номинациясендә-педагог Гыйльфанова М. Г., Аглиева Разиля ДПИ номинациясендә - педагог Зиганова Л. М., Рубцова Владислава ДПИ номинациясендә - педагог Башарова Р. С., Гөбәйдуллина Алия ДПИ номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат-педагог Дәүләтгәрәева Г.
Безнең приют педагоглары Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар арасында "Без Татарстанның кечкенә патриотлары" һәм "Әкият дөньясы" дигән конкурста катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең педагоглар Мөхәммәтҗанова Лилия һәм Сибгатуллина Алсу җиңүче дипломнарына лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
27 февральдә безнең приютта тәрбияләнүче Уразаева Зилә педагог Сибгатуллина Айсылу Мөбарәкҗан кызы җитәкчелегендә бөек татар Герой шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган республика конкурсында катнашты. «Нәфис сүз» номинациясендә Уразаева Зилә 3 дәрәҗә лауреат дипломын алды.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты "Мин һәм Кызыл китап"балалар эшләнмәләре конкурсын игълан итте. Саба районы "Тургай "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты" 10 тәрбияләнүче педагоглар белән берлектә әлеге конкурсның муниципаль этабында актив катнашты.
22 февральдә район үзәк китапханәсендә Саба үзәк китапханәсе директоры Билалова Л.Р. җиңүчеләрне бүләкләде. Аннары балаларга яңартылган китапханә белән танышырга тәкъдим ителде. Шул вакытта алар китапханә һәм аның тарихы буенча кыскача экскурсия үткәрәләр.
Экскурсия тәмамлангач, балалар мастер-класс карадылар.
2024 елның 16 февралендә 1-9 сыйныф укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләренең республика конкурсы үтте. Конкурста безнең тәрбияләнүчебез Рубцова Владислава катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясый һәм үзенең проект-тикшеренү эше белэн 1 урынны ала.
Владиславаны һәм аның җитәкчесе Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәр кызын котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!