"Һөнәрләр дөньясына беренче адымнар" түгәрәген гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Венский вафли" мастер - классында катнаштылар. Алар үзләрен чын пешекчеләр итеп хис иттеләр.
18 мартта безнең ил мөһим бәйрәм – Кырымның Россиягә кушылуы көнен билгеләп үтә. Аның хөрмәтенә «Сладкоежка» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр чын Кырым ризыгы – чебуреки әзерләгәннәр, аларны Кырымда «чир – чир»дип атыйлар.
"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр Лесхоз интернат-йортына бәйрәм чарасы белән бардылар. Тәрбиячеләр Бәшәрова Р.С. һәм Солтанова Р. Д. җитәкчелегендә балалар ротангтан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Тәрбияләнүчеләребез " Сезгә яратканнарыбыз!” акциясендә зур теләк белән катнаштылар. Алар хәзер СВО зонасында булган солдат И.И. Шакировның әнисен, хатынын һәм кызын 8 Март белән котладылар.
8 март көнне безгә искиткеч аниматор Галиәкбәрова Ләйсән Рифхат кызы яңа программа белән килде. Балалар уеннарда һәм күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар
8 Мартта "Тургай волонтерлары" ветераннарның өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Балалар аларга багышлап җырлар башкардылар, җылы әңгәмәләр үткәрделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март килде. Бу көн үзенчәлекле: ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән , чәчәкләр һәм наз белән бизәлгән. Бу язның иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәме.
8 март көнне безнең приютта чын-чынлап яз һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде! «Тургай» приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт уткәрелде. Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әниләрен, тәрбиячеләрен һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Күңелне нечкәртерлек җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, күңелгә ятышлы шигырьләр укылды. Һәр номер җылылык һәм ихласлык белән тулы иде. Барлык катнашучыларга талантлары һәм тырышлыклары өчен, шулай ук тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу концерт бик матур бүләк булсын һәм анда катнашучыларның барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итсен.
3 март көнне хәйрияче дустыбыз Юрий Викторович Золотарев ярдәме белән, без яшь «Тургай волонтерлары», балалар һәм аларның гаиләләре онкология авыруларыннан дәваланучы һәм тернәкләнүче гаиләләр өчен билгеләнгән "Дом вдали от дома" кунакханәсендә искиткеч көн үткәрдек. Кечкенә пациентлар өчен өч мавыктыргыч мастер-класс оештырылды. Башта балалар сабын кайнату белән мавыгып шөгыльләнделәр, төрле төстәге һәм формадагы хуш исле сабын кисәкләре ясадылар. Аннары гипс фигуралар ясау буенча дәрес булды, анда һәр бала үз куллары белән уникаль сувенирлар ясады. 8 Март бәйрәме алдыннан әниләр өчен агач шкатулкалар ясау буенча махсус мастер-класс үткәрүгә аерым игътибар бирелде. Балалар мәхәббәт һәм җылылык белән тулы матур агач шкатулкалар ясый алдылар. Бу әйберләр бер-берсенә карата кайгыртучанлык һәм игътибарның мөһимлеген ассызыклаучы символик бүләкләргә әверелде.
Бигрәк тә хәйриячедән бүләкләр — матур уенчыклар алу шатлык китерде, күп елмаюлар һәм бәхетле мизгелләр белән тулы иде.
Бу чара гаиләләргә дәвалану кыенлыкларын онытырга, тормышларын уңай хис-кичерешләр белән тутырырга мөмкинлек бирде.
Бүген безгә кунакка Гыймранова Гөлфия Илгиз кызы шкатулкалар һәм органайзерлар ясау һәм бизәү буенча мастер-класс белән килде. Мастер-класс кызыклы һәм файдалы булды: без бизәү техникасын, төрле материаллар белән эшләүне һәм матур әйберләр ясауның гади алымнарын белдек. Бу иҗади күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте һәм үз кулларың белән уникаль әйберләр эшләргә өйрәтте.
Патриотик тәрбия кысаларында «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» булдылар, анда яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Чара буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән иде. Тәрбияләнүчеләр бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр.
Балалар үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр. Һәр открыткада-балалар җылысының бер кисәкчеге. Күрсәгез иде, бабайлар бу тыйнак бүләкләрне никадәр дулкынланып кабул иттеләр! Алар өчен бу , аларны хәтерләүләре, бәяләүләре һәм хөрмәт итүләре билгесе.
Без картлар һәм инвалидлар интернат-йорты администрациясенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киткәндә, балалар кире кайтырга вәгъдә иттеләр, чөнки мондый очрашулар барыбызны да кешеләргә карата игелеклерәк булырга чакыра. Иң мөһиме : яклаучы ул— кулына корал тоткан кеше генә түгел, бәлки күңелендә тынычлык һәм яхшылык саклаучы да.