ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  Җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

1
август, 2023 ел
сишәмбе

ҖЧҖ "Ремонтстройсервис" подрядчы оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт эшләре бара

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авылы Родниковая урамындагы бер фатирлы йортның  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча тышкы стеналарын салу башланды

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

ООО "Спецдорстрой" подрядчы оешмасы тарафыннан Иске Мичән авылында тротуар эшләнә.

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

Бүген Байлар Сабасында чистарту корылмалары һәм басымлы канализация төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районы И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе «Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бинасын инвалид балалар өчен ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагерен урнаштыру өчен  реконструкцияләү» эшләре "Ремонтстройсервис" оешмасы тарафыннан дәвам итә.

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авылында Озерная урамын асфальтлау буенча эшләр алып барыла

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авылында "Кристалл" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча Родниковая урамында 15нче номерлы бер фатирлы йорт төзелеше буенча җир эшләре алып барыла

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ҖЧҖ "Ремонтстройсервис" подрядчы оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясау

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

ООО "ПМК №159" подрядчы оешмасы тарафыннан "Икшермә кадет интернат-мәктәбе" ДБУУны капиталь ремонтлау бара

Тэги: окс
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International