26 мартта, изге Рамазан аенда, безнең приютта ифтар мәҗлесе узды,аны безнең хәйриячеләр һәм приют коллективы оештырды. Ифтарга Рәфыйк хәзрәт, приютның элеккеге җитәкчесе А. Н.Сабитов, иганәчеләр,пенсионерлар, коллектив һәм приютта тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Безнең чараның максаты - балаларны татар мәдәниятенә тарту иде. Ифтар күңелле, дустанә, җылы һәм өйдәгечә уңайлы атмосферада узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
27 март көнне Лесхоз интернат йортында җырчы алып баручылар Гөлүс Хәбибрахманов һәм Хәмит Гыйльметдинов концерт программасы белән килделәр. Алар күңелле һәм моңлы җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
27 мартта Лесхоз интернат-йортының эчке волонтерлары көче белән учреждение территориясендәге кар чистартылды. Кардан чистарту - өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хезмәт терапиясенең бер төре. Социаль алучылар карны тараттылар. Чиста, җыештырылган территориядә яшәүчеләр саф һавада җәяүләп йөриләр.
Хезмәт терапиясе бөтен кеше организмы өчен бик файдалы. Саф һавада эшләү барышында иммунитет арта, физик сәламәтлек ныгый.
26 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә физик культура сәгатьләре дәвам итте.
22 март көнне "Тургай" приютында гипс нигезендә текстурлы пасталы "Воздушный шар"картиналарын ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер - классны төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары, Саба районы якташлары» оештырып үткәрде. Бөтен чара дуслык һәм мәхәббәт атмосферасында узды. Балалар бер-берсенә ярдәм итәргә тырыштылар һәм бик матур картиналар килеп чыкты. Кунаклар шулай ук бүләкләр алып килделәр һәм балаларыбызга бүләк иттеләр. РОО иганәчеләребезгә, «Саба районы якташлары " на приютыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт!
24 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.
Нәүрүз бәйрәме уңаеннан 21 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче һәм шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән спорт элементлары белән бәйрәм үткәрелде. Ике командадан торган социаль хезмәтләр алучылар чыдамлылык, тизлек, зирәклек буенча үзара ярыштылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды.