ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

 3 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына  Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәне Галимуллина Ш.Г.га  Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахим улы һәм «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бүлекчәсе идарәчесе Шәймәрданов Раил Рафик улы котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр. Ш. Г. Галимуллина эшләгән елларда Сатыш авылындагы колхоз «Марс» дип аталган.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Үткән 23 февраль «Ватанны саклаучылар көне» һәм якынлашып килүче 8 март «Халыкара хатын-кызлар көне» бәйрәме уңаеннан 2 март Лесхоз интернат-йортына Казаннан  кунаклар килде, «Батыр» урта һөнәри белем бирү мәктәбенең тренер-укытучысы Коберник Эльмира Җамаловна үзенең спорт командасы белән килде. Спорт һәм музыкаль номерлар күрсәтелде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар өчен «Картларны кочаклап» проекты хәйриячеләре татлы күчтәнәчләр җибәргәннәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

 

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде. 


saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

26 февраль көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары  Лесхоз мәдәният йорты оештырган чарада катнаштылар. Алар «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага лекция тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

25нче февраль  көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр  алучылар белән скандинавия йөреше чарасы  уздырылды.

    Скандинавия йөреше  йөрәк кан  тамырлары авыруларына ( йөрәк  өянәге,  инсульт, кан басымы  проблемалары) профилактика  чарасы  булып  тора. Бу  спорт  төре  организмны   кислород  белән  ныграк  баетырга  ярдәм итә. Саф  һава   иммунитетны һәм йөрәк, кан  тамырлары  системасын  ныгыта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Безнең яшьләр -  Тургай волонтерлары " изге эшләрен дәвам итәләр. Шул уңайдан без, 20 февральдә "Мәрхәмәтле йөрәк" акциясе кысаларында  «Гаилә бергә"дип исемләнгән ХФ ярдәме белән  «Йорттан еракта булган йорт» дип аталган кунакханәдә булдык. Бу йортта балалар әти-әниләре белән яши һәм авырудан соң химиотерапия һәм тернәкләндерү уза. Хәйрияче Юрий Викторович Золотарев ярдәме белән без тәрбияләнүчеләр белән сувенир сабын һәм беләзек-амулетлар ясау буенча мастер - класслар оештырдык. Мастер-класслар узганнан соң барлык катнашучыларга истәлеккә искиткеч йомшак уенчыклар тапшырылды. “Гаилә бергә "  дип исемләнгән хәйрия фонды директоры, Юлия Марковага волонтерлык эшчәнлегебезне оештыру мөмкинлеге  биргәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар һәм чәчәк ату телибез. Шулай ук хәйрияче Юрий Викторович Золотаревка чараны оештыруда ярдәм иткәне һәм приютның “Игелекле йөрәк".акциясендә катнашканы өчен рәхмәт сүзләре белдерәбез

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

23
февраль, 2025 ел
якшәмбе

2025 елның 23 февралендә балалар йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены оештырылды. Бу чара балаларда үз иле өчен горурлык хисе һәм аны яклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән актив патриотик тәрбия үрнәге булды.


saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2025 ел
җомга
21 нче февраль көнне Дөньякүләм халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.Бүген бу уңайдан балалар йорты тәрбиячеләре “Халыкара туган тел көне “ дигән чара үткәрделәр.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  интернатның ир-ат социаль хезмәтләр алучыларын  бәйрәм белән   котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

                            Лесхоз интернат-йортында концерт

 20 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көнен» бәйрәм итү уңаеннан - Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International