Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
19 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Кунелле стартлар” булып үтте.
1 февральдән 14 февральгә кадәр Саба районы китапханәсе оештырган «Утлы еллар кайтавазы» әдәби марафоны старт алды. Әлеге марафонда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәтләре алучылары да катнашты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды. Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Оста куллар» түгәрәгендә катнаштылар.
Безнең интернат осталары энә савыты тегәргә керештеләр. Матур тукыма сайладылар һәм киләсе дәрестә эшләү өчен өлгеләр әзерләделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Сугыш хәрәкәтләренең характеры буенча Сталинград сугышы ике чорга бүленә: 1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр дәвам иткән, максаты Сталинград шәһәрен (1961 елдан — Волгоград) саклау булган оборона чоры һәм 1942 елның 19 ноябрендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Сталинград юнәлешендә хәрәкәт иткән немец-фашист гаскәрләре төркемен тар-мар итү белән тәмамланган һөҗүм чоры.
5 гыйнвар көнне әлеге истәлекле дата кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә документаль фильм карау үткәрелде.
4 февраль көнне Лесхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Чаңгы юлы-2025" узды. Интернатыбыздан активистларыбыз Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович һәм Ермалаева Светлана Ивановна катнаштылар, алар призлы урыннар алдылар.Ярышларда катнашучылар күрсәткән нәтиҗәләр ГТО нормалары таләпләрен үтәү буларак кабул ителде.