ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2026 ел
сишәмбе

     8 март көнне безгә искиткеч аниматор Галиәкбәрова Ләйсән Рифхат кызы яңа программа белән килде. Балалар уеннарда һәм күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

8 Мартта "Тургай волонтерлары" ветераннарның өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Балалар аларга багышлап җырлар башкардылар, җылы әңгәмәләр үткәрделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март килде. Бу көн үзенчәлекле: ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән , чәчәкләр һәм наз белән бизәлгән. Бу язның иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәме.

    8 март көнне безнең приютта чын-чынлап яз һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде! «Тургай» приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  концерт уткәрелде.  Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әниләрен, тәрбиячеләрен һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Күңелне нечкәртерлек җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, күңелгә ятышлы шигырьләр укылды. Һәр номер җылылык һәм ихласлык белән тулы иде. Барлык катнашучыларга талантлары һәм тырышлыклары өчен, шулай ук тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу концерт бик матур бүләк булсын һәм анда катнашучыларның барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итсен.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9
март, 2026 ел
дүшәмбе

9 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне-8 март бәйрәме уңаеннан социаль хезмәт алучылар алдында хәйрия концерты белән татар эстрадасы артисткасы Илзидә Госман һәм аның музыкаль коллективы чыгыш ясадылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

8
март, 2026 ел
якшәмбе

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм– Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март килә. Бу көн якты кояш нурлары, гузәл чәчәкләр, хатын-кыз елмаюлары белән куңелне җылыта.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

6
март, 2026 ел
җомга

                    Яз бәйрәме белән, сөекле хатын-кызлар

Яз белән бергә безгә гаҗәеп матур бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март килә.      

6 март көнне, әлеге бәйрәм алдыннан, Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм интернатның хатын-кыз социаль хезмәтләрләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

5 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында массаж буенча шәфкать туташы аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр өчен нейрогимнастика дәресләре үткәрде. "Нейрогимнастика" - игътибар һәм хәтер үсеше өчен гади хәрәкәтләр. Ул хәрәкәтне һәм игътибарны берләштерә: бу күнегүләр ярымшарлар эшен активлаштыра, хәтерне, координацияне һәм стресска каршы торучанлыкны яхшырта. Нейрогимнастика баш миенә һәм тәнгә килешеп эшләргә ярдәм итә. Шулай ук дәресләр барышында концентрация, хәтер һәм тигезләнеш хисе яхшыра. Йомшак һәм артык йөкләнешсез шөгыльләнсәң, барлык яшьтәгеләр өчен дә ярый.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.


saby.tatarstan.ru

4
март, 2026 ел
чәршәмбе

3 март көнне  хәйрияче  дустыбыз Юрий Викторович Золотарев ярдәме белән, без яшь «Тургай волонтерлары», балалар һәм аларның гаиләләре  онкология авыруларыннан дәваланучы һәм тернәкләнүче гаиләләр өчен билгеләнгән "Дом вдали от дома" кунакханәсендә искиткеч көн үткәрдек. Кечкенә пациентлар өчен өч мавыктыргыч мастер-класс оештырылды. Башта балалар сабын кайнату белән мавыгып шөгыльләнделәр, төрле төстәге һәм формадагы хуш исле сабын кисәкләре ясадылар. Аннары гипс фигуралар ясау буенча дәрес булды, анда һәр бала үз куллары белән уникаль сувенирлар ясады. 8 Март бәйрәме алдыннан әниләр өчен агач шкатулкалар ясау буенча махсус мастер-класс үткәрүгә аерым игътибар бирелде. Балалар мәхәббәт һәм җылылык белән тулы матур агач шкатулкалар ясый алдылар. Бу әйберләр бер-берсенә карата кайгыртучанлык һәм игътибарның мөһимлеген ассызыклаучы символик бүләкләргә әверелде.

    Бигрәк тә хәйриячедән бүләкләр — матур уенчыклар алу шатлык китерде,  күп елмаюлар һәм бәхетле мизгелләр белән тулы иде.

   Бу чара гаиләләргә дәвалану кыенлыкларын онытырга, тормышларын уңай хис-кичерешләр белән тутырырга мөмкинлек бирде.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International