22 апрель көнне Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге коллективы өмәгә чыкты.
22 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында режиссер Леонид Гайдай төшергән 1973 елгы «Иван Васильевич профессиясен үзгәртә»дигән совет фәнни-фантастик комедиясен карадылар.
Фильм бик күп уңай хис-кичерешләр, күңелле сагыну уятты, яшь елларны искә төшерде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
15 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды.
15 апрель көнне Саба муниципаль районында ветераннар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең республика күчмә семинары узды. Семинар кысаларында Лесхоз интернат-йортына бару оештырылды. ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы интернат- йортына шахмат җыелмасы бүләк итте.
Төзекләндерү айлыгы кысаларында 10 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тирә-юньне чистартуда катнаштылар. Кирәкле кирәк-яраклар белән коралланып, чүп-чардан, кипкән үләннән һәм былтыргы яфраклардан газоннарны җыештырдылар, агач-куакларны тәртипкә китерделәр.
Өмә-ул яхшы традиция һәм ачык һавада бергәләп аралашуның менә дигән ысулы. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, ә интернат-йортның чиста, каралган территориясе күзне сөендерә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
9 нчы апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, спорт бүлмәсендә төрле физик кунегүләр башкарылды.