ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген 1 гыйнварда Яңа елның беренче көнендә социаль хезмәт алучылар белән социаль эш буенча белгеч Вәлиева Альбина җитәкчелегендә Яңа ел фигураларын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

31
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Яңа ел-һәркемнең иң көтеп алган иң яраткан бәйрәме, аның килүен балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Ул һәрвакыт үзендә яхшылыкка өмет, яхшы үзгәрешләргә өмет йөртә. Өлкәннәргә яңа ел кәефен бүләк итүче һәм әкияти атмосфера тудыручы ярдәм һәм уңай хис-кичерешләр аеруча мөһим.

          31 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернаты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы ролендә социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котладылар. Яңа ел бүләкләре өләштек. Кыш бабай белән Кар кызы яшәүчеләргә нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Өлкәннәр өчен бу чын сюрприз булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2024 ел
шимбә

29 декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел әкияти тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәме алдыннан тамашаның куелышы матур традициягә әйләнде, шуңа күрә биредә яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә әлеге чараны түземсезлек белән көттеләр. Тамашачылар һәм катнашучылар-интернат-йортта яшәүчеләр.

Театральләштерелгән тамашада барлык рольләрне дә актер-һәвәскәрләр уйнады, бу артистлар үзебезнең хезмәткәрләр һәм яшәүче әби-бабайлар.. Ә сценарий һәр репетициягә тулыланды, чөнки һәр актер үз ролен якты һәм онытылмаслык итәргә теләгән иде. Соңыннан Яңа ел лотереясы үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2024 ел
җомга

Ел саен традиция буенча яңа елга территорияне бизәү буенча эш алып барыла. Киләсе 2025 елда Яшел Елан елы башлана. Лесхоз интернат-йорты коллективы Яңа ел бизәлеше эшендә бик теләп катнашты. Кар фигуралары ясадылар, янып торган фигуралар урнаштырдылар. Интернат-йорт территориясендә Яңа ел сизелә!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Яңа ел - ул һәркем өчен тылсымлы, могҗизалы вакыт. 26 декабрьдә безнең балалар интернат-йортында күптән көтелгән Яңа ел әкияти бәйрәме узды, ул барлык балаларга тылсым һәм шатлык хисе бүләк итте.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

25 декабрьдә Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Кешелекнең иң танылган уйлап табулары» дигән темага мәгълүмати дәрес үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар Россиянең талантларга бай булуын белделәр, нәкъ менә Россия бөтен дөньяга бөек галимнәр биргән, аларның ачышларыннан башка без бүгенге тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз, нәкъ менә безнең ил — уйлап табучыларның Ватаны, алар Россия прогрессына гына түгел, ә бөтендөнья алгарышына да зур өлеш керттеләр.

Күп кенә уйлап табулар безгә эшне тизрәк һәм җиңелрәк башкарырга ярдәм итә, безнең куркынычсызлыкка хезмәт итә, безгә элек булдыра алмаганны эшләргә мөмкинлек бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел-изге теләкләрне үтәү вакыты. Яңа ел бәйрәмен көтү Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан сихер көтү белән бәйле.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы
saby.tatarstan.ru

22
декабрь, 2024 ел
якшәмбе
Илебез Президенты Указы белән игълан ителгән 2024 ел - Гаилә елы тәмамлана. Безнен оешмабызда да Гаилә елы ябылуга багышланган "Минем гаиләм-минем байлыгым" дип аталган тантаналы чара уздырылды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2024 ел
җомга
Яңа ел алдыннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясе территориясендә кар сыннары ясау традициягә әйләнде.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

18 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән күләмле кар бөртекләре ясадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International